14 апрельдә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бинасында Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко рәислегендә «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең оештыру комитеты утырышы узды.
Утырыш кысаларында хәрәкәт активистларына ТР Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
10 нчы юбилей сезоны йомгаклары буенча «Наше время – Безнең заман» фестиваль хәрәкәтенең 11 катнашучысы ТР Рәисенең Рәхмәтенә лаек булды:
Республикада ел саен үткәрелә торган эшләүче яшьләрнең XI «Наше время — Безнең заман» телевизион иҗат фестивале 1 февральдән 20 ноябрьгә кадәр уза. Гариза бирү кампаниясе 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гаризалар фестивальнең рәсми сайтында кабул ителә bzzm.ru.