Бу турыда Белоруссия Президенты Александр Лукашенко бүген Татарстан Республикасы Рәисе җитәкчелегендә Татарстан делегациясе белән булып узган очрашуда хәбәр итте. Анда шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко да катнашты.
Александр Лукашенко бу көннәрдә Минскида Татарстан делегациясенең актив эшләве турында хәбәр ителгәнен һәм мондый очрашулар товар әйләнешен арттыруга этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде. Белоруссия Президенты фикеренчә, үсеш ике тапкыр – 2 миллиард долларга кадәр булырга мөмкин.
Моннан тыш, Александр Лукашенко Ту-214 самолетларын җитештерү өчен компонентлар китерү өлешендә хезмәттәшлек итәргә әзерлеген билгеләп үтте.
Олег Коробченко шулай ук РФнең Белоруссиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Борис Грызлов белән сөйләшүләрдә катнашты һәм Минскида Җиңү Монументына чәчәкләр салды.
Эш визиты кысаларында 13 апрельдә Татарстанның сәнәгать кластеры һәм «Могилев» ирекле икътисадый зонасы администрациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Моннан тыш, Беларусь Республикасында ТКҮ вәкиле ярдәме белән Татарстанның 20дән артык компаниясе Минскидагы предприятиеләр белән сөйләшүләр үткәрде.
Бүген республика Рәисе җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе шулай ук «Амкодор» ААҖ — холдингның идарәче компаниясе (машина төзелеше), «АДВИН» компаниясе (рентген системалары), «Белорус милли биотехнология корпорациясе» ЯАҖ (катнаш азык һәм премикслар җитештерү) һәм «Минск граждан авиациясе заводы № 407» ААҖдә булдылар.