«2022 елда Татарстан белән Беларусь арасында тышкы сәүдә әйләнеше 817 млн доллардан артып китте»

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бу хакта Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге буенча уртак эшче төркемнең тугызынчы утырышында аның рәистәше, Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко хәбәр итте. Утырышта Белоруссия Премьер-министры урынбасары Петр Пархомчик, Белоруссия һәм Татарстан предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Татарстан делегациясе 11-12 апрельдә «Минск трактор заводы» ААҖ, «АМКОДОР», «БЕЛДЖИ» ААҖ, «Минск автомобиль заводы» ААҖ, «Минск подшипник заводы» ААҖ һәм «БКМ» ААҖдә булып, сөйләшүләр үткәрде.  Моннан тыш, Олег Коробченко БелАЗ җитәкчелеге һәм Белоруссия сәнәгать министры Александр Рогожник, шулай ук «Белнефтехим» концерны җитәкчелеге белән дә эшлекле очрашу үткәрде.

Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм Белоруссия Премьер-министры урынбасары Петр Пархомчик җитәкчелегендәге Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлеге буенча уртак эшче төркемнең эш визиты һәм тугызынчы утырышы кысаларында 12 апрельдә Минскида берничә килешү имзаланды:

- «Минск граждан авиациясе заводы №407» ААҖ, «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы арасында хезмәттәшлек турында килешү»;

- 2023 елда БР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәдәният министрлыгы арасында хезмәттәшлек буенча юл картасы.

- «Амкодор» ААҖ һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү.

Татарстан делегациясенең эш визиты бүген ТР Рәисе җитәкчелегендә дәвам итте. Рөстәм Миңнеханов Беларусьта татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашачак, берничә сәнәгать предприятиесендә булачак, шулай ук эшлекле очрашулар һәм рәсми сөйләшүләр планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International