Чаллыда Татарстанның җиңел сәнәгать фестивале узачак

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

28 майда Чаллыда узачак республиканың икенче җиңел сәнәгать фестивалендә катнашырга чакырабыз. Фестиваль ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Чаллы шәһәре башкарма комитеты, «ТР Чаллы шәһәре ССП» берлеге, Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасының җиңел сәнәгать комитеты ярдәмендә узачак.

Чарада сезне нәрсә көтә:

- Татарстан Республикасының әйдәп баручы дизайнерлары һәм тегү предприятиеләре коллекцияләрен күрсәтү;

- республика җитештерүчеләреннән күргәзмә-сату;

- олылар һәм балалар өчен күңел ачу зоналары;

- фестиваль кунакларына сезнең брендны тәкъдим итү.

Сез катнашудан нәрсә алырсыз:

- сезнең турында бөтен республика беләчәк. Бу алга баруның иң яхшы ысулы!

- яңа партнерлар табу мөмкинлеген ача торган нетворкинг;

- эре эшлекле һәм күңел ачу матбугатында, телеграм-каналларда һәм интернет-рекламада искә алу!

- яңа базарларга чыгу һәм продукция сату күләменең арттыру.

 Фестивальдә катнашуның төп кагыйдәләре:

  1. Продукция Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелергә тиеш.
  2. Продукция яки оешма җиңел сәнәгатькә карарга тиеш.

Сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://forms.gle/nnfzgdKaHQuq84qk9.

Теркәлгәннән соң, сез фестивальдә катнашуны раслау/кире кагу белән анкетада күрсәтелгән почта тартмасына җавап алырсыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International