Бу хакта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов хәбәр итте.
«Татарстанның сәнәгый җитештерү индексы 2023 елның беренче ике аенда 100 проценттан артып китте – 0,7 процентка күбрәк, абсолют саннарда 605 млрд сумга якын», — диде ул һәм узган ел нәтиҗәләре буенча республиканың сәнәгый җитештерү индексы 106,6% тәшкил итте, шул ук вакытта тулаем Россия буенча күрсәткеч 100% түбәнрәк иде, дип тә билгеләде.
Родион Карпов шулай ук нефть чыгару һәм нефть эшкәртү өлкәләрендәге хәлләр турында да хәбәр итте. 2023 елның гыйнвар-февралендә нефть чыгару күләме 6 млн тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чорына караганда 6% күбрәк. 4 млн тоннага якын нефть эшкәртелгән, бу 2022 елның шул ук чоры дәрәҗәсенә карата 100% тәшкил итә.