«Россия сәүдәсе» ел саен үткәрелә торган алтынчы конкурска гаризалар кабул ителә башлаган

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен үткәрелә торган «Россия сәүдәсе» конкурсын уздыра, аның нәтиҗәләре буенча төрле сәүдә форматында гамәлгә ашырыла торган иң яхшы чишелешләр һәм идеяләр сайлап алыначак.

 

«Россия сәүдәсе» Бөтенроссия конкурсы беренче тапкыр 2018 елда узды. Аның төп идеясе – Россиянең ваклап сатудагы уңай тәҗрибәсен хуплау һәм аның үсешенә этәргеч бирү.

2023 елда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Ритейл атналыгы» бизнес һәм хакимият форумы кысаларында узачак.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәреләчәк:

«Иң яхшы сәүдә шәһәре»;

«Иң яхшы сәүдә урамы»;

«Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты»;

«Иң яхшы ярминкә»;

«Иң яхшы ваклап сату базары»;

«Иң яхшы мобиль сәүдә объекты»;

«Иң яхшы кибет»;

«Иң яхшы фаст-фуд объекты»;

«Иң яхшы сәүдә фестивале»;

«Иң яхшы күпләп сатучы азык-төлек базары»;

«Җирле товар җитештерүчеләрнең иң яхшы фирма челтәре»;

Конкурста түбәндәгеләр катнаша алалар:

сәүдә тармагына күзәтчелек итүче башкарма хакимият органнары; муниципаль берәмлекләр хакимиятләре; сәүдә эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хуҗалык субъектлары.

          Конкурста катнашу өчен катнашучыларга анкетаны 28 апрельгә кадәр торговляроссия.рф сайтында тутырырга киңәш ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International