2022 елда меңнән артык транспорт чарасы кысылган табигый газга үзгәртеп корылган

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Бу хакта  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко 14 мартта «2022 елда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү нәтиҗәләре һәм 2023 елга перспективалар турында» брифингта хәбәр итте.

«2022 елда 1221 транспорт чарасы кысылган табигый газга үзгәртеп корылган, газ-мотор башкаруында 508 транспорт чарасы сатып алынган, – диде Олег Коробченко. – 2022 ел нәтиҗәләре буенча 72,2 млн куб метр кысылган табигый газ сатылган».

Бүген республикада:

- гомуми җитештерүчәнлеге 374 млн куб метр булган 44 АГНКС (автомобильгә газ салучы компрессор станцияләре) эшли;

- 4 криАЗС эшли;

- табигый газны сыекландыру буенча 2 комплекс, аларның гомуми җитештерүчәнлеге елына 25 000 тонна.

Әлеге инфраструктура Татарстанда файдаланыла торган 13 000 берәмлектән артык газ-мотор техникасын ягулык белән тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта бу юнәлештә республика Россия Федерациясендә лидерлык позицияләрен биләп тора.

«Әлеге нәтиҗәләргә без 2013 елдан гамәлгә ашырыла торган газ-мотор ягулыгы базарын үстерү республика программасы ярдәмендә ирешә алдык», – дип хәбәр итте ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

2013 ел башына республикада 508 берәмлек газ-мотор техникасы файдаланыла, алар Газпром трансгаз Казан структур бүлекчәләре карамагында була. Уртак эш нәтиҗәләре буенча бүгенге көндә АГНКС саны 4,5 тапкырга, кычылган табигый газ сату – 16 тапкырга, ә газ-мотор техникасы саны 26 тапкырга диярлек арткан.

Соңгы берничә елда Татарстан җитештерүчеләре тарафыннан газ-моторлы махсус, авыл хуҗалыгы һәм юл техникасы үрнәкләре эшләнгән һәм тәкъдим ителгән, алар кысылган табигый газда эшлиләр:

- фронталь йөк төягеч Кировец К-702МА-ПК6;

- энергиясыешлы Е330С чылбырлы экскаваторы;

- тулы приводлы газ автобусы;

- «Камаз 54901» магистраль тягачы;

- МТЗ 2022 тракторы;

- 18 куб. метр күләмендә кысылган табигый газ белән тәэмин итә торган күчмә җайланма;

- 20 тонна йөк күтәрүчәнлеге булган, кысылган табигый газда йөрүче самосвал;

- авыр үтеп керә торган урыннарда эшләү өчен кысылган табигый газда сазлыктан йөри торган газ машинасы.

2023 елга түбәндәге бурычлар куелган:

- 6 АГНКС һәм 7 криоАЗС төзелешенә керешергә;

- ким дигәндә 85 млн куб метр күләмендә кысылган табигый газ сатарга;

- газ-мотор башкаруында ким дигәндә 500 берәмлек транспорт чарасы сатып алырга.

«Хәзерге вакытта без киләсе ун еллык чорга газ-мотор ягулыгын үстерүнең яңа программасын эшләдек. Параллель рәвештә федераль дәрәҗәдә шундый ук программа формалаштыру эшләре алып барыла», – диде Олег Коробченко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International