10 мартта 11 сәгатьтә Татарстан предприятиеләренә «Россия экспорт үзәге» АҖ вице-президенты Алексей Солодов сөяләячәк.
Видео-конференц-элемтә форматындагы эшлекле киңәшмәне ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм РЭҮ оештыра.
«Россия экспорт үзәге» АҖ – чимал булмаган экспортка ярдәм итүче дәүләт институты, ул экспортка ярдәм итүнең финанс һәм финанс булмаган чараларының киң спектрын бирә һәм төрле зурлыктагы һәм эшчәнлек профилендәге компанияләр белән хезмәттәшлек итә.
Чара кысаларында тәкъдим ителгән хезмәтләрнең җентекле тасвирламасы белән ярдәм чаралары буенча презентация көтелә. Моннан тыш, компания вәкилләре кызыклы сорауларын да бирә алачак.
Предприятиеләрне эш киңәшмәсендә катнашырга чакырабыз.
Кызыксыну очрагында катнашучылар турында мәгълүматны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиллекләре белән эшләү секторы мөдире вазыйфаларын башкаручы А.И. Әхмәрова адресына җибәрүегезне сорыйбыз: email: Alina.Ahmerova@tatar.ru яисә әлеге телефоннар буенча: 8(917)227-45-18, 8(843)567-36-92.