2022 ел нәтиҗәләре буенча премиядә катнашу өчен гаризалар 2022 елның 9 декабреннән 2023 елның 31 мартына кадәр кабул ителә. Заявка кампаниясенең ике ай актив эшеннән соң оештыру комитеты арадаш нәтиҗәләр турында хәбәр итте: конкурска илнең барлык 89 төбәге дә җәлеп ителгән.
Бөтенроссия премиясе икенче ел рәттән Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәме белән Төбәкара яшь сәнәгатьчеләр клубы тарафыннан үткәрелә. Ул Россиянең иң яхшы җитештерү предприятиеләренең милекчеләренә, җитәкчеләренә, баш инженерларына тапшырыла. Конкурста катнашу шарты – үсеп килүче предприятиенең узган ел 120 млн сумнан 2 млрд сумга кадәр керем алуы, хезмәткәрләр саны – 250 кешегә кадәр, премиягә дәгъва кылучының яше – 40 яшькә кадәр.
Җиңүчеләрне бүләкләү, гадәткә кергәнчә, 2023 елның июлендә Екатеринбургтагы ИННОПРОМ халыкара сәнәгать күргәзмәсендә – Россиянең төп индустриаль, сәүдә һәм экспорт мәйданчыгында узачак.
Җиңүчеләр Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының мактау грамоталарын алачаклар, «Федераль практика» стажировкаларында катнашачаклар, шулай ук, дәүләт ярдәме чараларын алуда ярдәм итүгә, хакимият органнары һәм эре корпорацияләр белән хезмәттәшлек итүгә бәйле барлык мөмкинлекләре белән, Төбәкара яшь сәнәгатьчеләр клубы әгъзалары булачаклар.
2023 елның апрель-май айларында узачак беренче сайлап алу этабында ТОП-100 исемлеге, «Россия лидерлары»н һәм башка масштаблы конкурс проектларын уздыру тәҗрибәсе булган югары уку йорты буларак, РАНХиГС эксперт комиссиясе тарафыннан билгеләнәчәк. Икенче этапта лидерларны сәнәгатьтәге иң эре экспертлардан торган экспертлар жюрие атар дип көтелә. Бу башкарма хакимият органнары, үсеш институтлары, сәнәгать кластерлары һәм индустриаль парклар, дәүләт һәм шәхси фондлар җитәкчеләре.
Премиянең Оештыру комитеты: +7 (902) 78-78-888, premiya.promyshlennikgoda@bk.ru.