«Владимир Путинның нинди машинада йөрүен, нинди самолетта очуын һәм аларның кайда җитештерелүен беләсегез килсә, экранга игътибар итегез!» Дүшәнбедә Татарстанның сәнәгать потенциалын, аерым алганда, «Аурус» автомобильләрен һәм «Ту-214» пассажир самолетын тәкъдир итүне Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко шул сүзләрдән башлады. Исегезгә төшерәбез, ул Россия-Таҗикстан эшлекле советында сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Груздев, РФ икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Волвачев һәм Таҗикстан компанияләре җитәкчелеге катнашында чыгыш ясады.
3 мартта безнең республика делегациясенең Таҗикстанга эш визиты дәвам итте. Таҗикстанның җиңел һәм фармацевтика сәнәгате предприятиеләре белән очрашулар уздырылды. Моннан тыш, Олег Коробченко Таҗикстан Премьер-министры Каһир Рәсүлзадә белән дә күреште.
Элегрәк Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рәхман белән очрашкан иде. Ул билгеләп үткәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Таҗикстан арасында товар әйләнеше 57% ка арткан, ул 30,7 млн доллар тәшкил иткән. Таҗикстан Президенты сәүдә-икътисадый һәм гуманитар багланышларны җайга салу буенча багланышлар үсешенә омтылыш булуын билгеләп үтте.