«Татарстан Республикасы СҮФ» акционерлык җәмгыяте Сәнәгать продукциясен югары технологияле җитештерү өлкәсендә технологик үсеш агентлыгының регоператоры булды

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Бу хакта «Технологик үсеш агентлыгы» АКО идарәче директоры Денис Болушевский хәбәр итте.

«Декабрьдә мин Рөстәм Нургалиевич Миңнехановтан төбәктә ярдәмче – региональ операторны, ягъни без эшли ала торган бердәм тәрәзәне тәкъдим итүен сорадым. Олег Владимирович Коробченко үтенечкә тиз җавап бирде һәм бу вәкаләтләрне «Татарстан Республикасы Сәнәгатьне үстерү фонды» акционерлык җәмгыятенә бирергә тәкъдим итте, – диде Денис Болушевский һәм министрга регоператор сертификатын тапшырды.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе утырышында ул шулай ук агентлык хезмәтләре һәм сервислары турында сөйләде:

- комплектлы эшләнмәләр җитештерү өчен конструкторлык документациясен эшләүгә 100 млн сум грантлар белән импортны алмаштыру программасы (208 номерлы Хөкүмәт карары);

- проектларга, технологияләргә һәм технологик чишелешләргә экспертиза;

- Россия сәнәгате өчен әзер, тиражлана торган технологик чишелешләр реестры белән технологияләр каталогы;

- корпоратив программа – башкаручыларны һәм комплектлаучыларны сайлау

Ул шулай ук Татарстанда 277 млн.сумлык 3 предприятиенең грант алуы турында да хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International