2022 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча ведомствоара эшче төркемнең чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан министрлыклары, ведомстволары, кызыксынган оешмалар һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында узды.
Утырыш башында Р. Карпов кыскача гына бу елның гыйнвар-октябрь айлары өчен травматизм һәм аның динамикасы буенча мәгълүматларны яңгыратты. Соңыннан җитештерүдә бәхетсезлек очраклары булган республиканың кайбер предприятиеләре вәкилләренең докладлары тыңланды.
Шулай ук производствода бәхетсезлек очракларын кисәтүдә мәҗбүри медицина тикшерүләренең роле турында үз структурасында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика профпатология үзәге булган Казан шәһәренең 12 нче шәһәр клиник хастаханәсе вәкилләре дә чыгыш ясады.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Хезмәтне саклау дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы А.Г. Курзенева һәм Хезмәтне саклау төбәкара берләшмәсе рәисе Ф.И. Габдрахманов кыскача гына хезмәтне саклау өлкәсендә үткәрелә торган конкурслар һәм рейтинглар турында сөйләделәр.