«Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган Х ачык республика телевизион фестиваленең суперфиналы 4 һәм 5 ноябрьдә Казанда узачак. Ә гала-концерт алдагы дүшәмбедә, инде 7 ноябрьдә үк булачак.
4 ноябрьдә 10 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында фестивальнең суперфиналын ачу тантанасы башлана. Казанга Әлмәт, Түбән Кама һәм Казанда узган өч сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча иң яхшы коллективлар һәм индивидуаль башкаручылар киләчәк. Чыгышлар нәтиҗәсендә «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты» номинацияләрендә Гран-при өчен көрәшә алырлык команда зачетында суперфиналда катнашучылар билгеле булды. Моннан тыш, шәхси зачетта 1-3 урынга ия булучылар шулай ук генераль продюсердан Казандагы фестиваль суперфиналына махсус чакыру алдылар.
Казанда суперфиналда 700дән артык артист катнашачак, алар арасыннан 72 оешма (аларның 22се – Гран-при өчен көрәшүче командалар) республиканың 30 шәһәр-районыннан килүчеләр. Шәхси зачетта 55 башкаручы һәм коллектив бар.
Шулай итеп, суперфиналга Татарстанның иң көчле 22 командасы – үз зона этапларында җиңүчеләр һәм призерлар киләчәк. Алар – Әгерҗе районының 7 нче «Малыш» балалар бакчасы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Аксубай районындагы «Нежность» комплекслы үзәге, Зәй районы Башкарма комитеты, Мамадыш районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Түбән Кама районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Чүпрәле районының «ТНВ-ТЯГ» яшьләр канаты командалары. Моннан тыш, суперфиналда «Ример-Алнас» ҖЧҖ (Әлмәт), «Апас Мол» ҖЧҖ (Апас районы), «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы», «Аммоний» АҖ (Менделеевск районы), «КАМАЗ» ГАҖ (Чаллы), «СИБУР. Нижнекамскнефтехим» (Түбән Кама), Чистай РҮХ командалары да катнашачак. Тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын иҗади номерлары белән Казан командалары да гаҗәпләндерәчәк: «Казаноргсинтез» ГАҖ, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «Транснефть – Прикамье» АҖ, «Татэнерго» АҖ, «Таттелеком» ГАҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Газпром Трансгаз Казан» ҖЧҖ, Казан дәүләт казна дары заводы, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы.
Казанда суперфинал «Визитка-презентация» номинациясендә «Безнең предприятие – илем горурлыгы!» (визитканы суперфиналга узган командалар гына әзерли) чыгышларыннан башланачак. Шулай ук 4 ноябрьдә «Хореография» конкурс номинациясе номерлары да күрсәтеләчәк. Шул ук көнне «Визитка-презентация», «Хореография» номинацияләренең жюри әгъзалары һәм ТРның Атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, заманча сәнгать институтының эстрада-джаз җыры кафедрасы мөдире, «Первый канал» проектларының вокал режиссеры Марина Полтева катнашында традицион түгәрәк өстәлләр узачак.
Суперфиналның икенче көнендә, 5 ноябрьдә, программа шулай ук 10 сәгатьтә башланачак. Бу көнне катнашучылар «Дан минуты» һәм «Музыка» номинацияләрендә конкурс чыгышларын тәкъдим итәчәкләр. Чыгышлардан соң жюри әгъзалары белән түгәрәк өстәлләр, шулай ук фестиваль дипломантларын бүләкләү тантанасы каралган.
Юбилей сезонының төп вакыйгасы – быелгы фестивальнең гала-концерты 7 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында 17 сәгатьтә узачак. Фестивальнең гран-при иясе булган команда, 500 мең сумлык акчалата приздан тыш, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогын да алачак. Моннан тыш, Гран-придан бер адымда тукталып калган командага «Безнең заман герое» дигән махсус приз — кубок һәм 300 мең сум премия биреләчәк.
Фестиваль жюриен гадәттәгечә РФ Атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Илһам Шакиров исемендәге ТР премиясе лауреаты, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры солисты Резедә Галимова җитәкли. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе (фестиваль Россиянең рухи матди булмаган мирасы статусын алды) эгидасында үтүче проектта катнашу өчен, гадәттәгечә, Татарстан учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла. Хезмәткәрләр ялгыз да, команда зачетында да чыгыш ясый ала.