Татарстан Приморск краена йөк машиналары, запас частьләр һәм башка продукция китерүне киңәйтергә ниятли

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Приморск крае Губернаторы һәм Приморск крае Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе җитәкчелегендәге делегация белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, анда ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

Герман Лернер үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан җитештерүчеләре Приморск крае базарын медицина инструментлары һәм җиһазлары, дару препаратлары, бензин һәм дизель ягулыгы, азотлы ашламалар һәм шин продукциясе, юу чаралары һәм оек-оекбаш әйберләр, шулай ук азык-төлек товарлары белән тәэмин итәләр. Кайбер республика предприятиеләренең вәкиллек челтәре эшли.

Үз чиратында, Приморск крае Татарстанга балык продукциясен китерә.

«Без йөк автомобильләре һәм запас частьләр, медицина эшләнмәләре, дару чаралары, лаклы буяу продукциясе, куллану товарлары белән тәэмин итүне киңәйтергә ниятлибез. Республика өчен Приморск крае базарларына чыгу һәм логистиканың яңа мөмкинлекләрен исәпкә алып, үзара продукция китерү кызыклы», – дип ассызыклады министр урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International