Казнада «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектының федераль этабы узды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалында Ту-214 самолеты өчен детальләрне механик эшкәртү участогында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм масштаблы федераль проектының этабы үткән.

Проектны тормышка ашыру Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәмендә узган.

«Бүгенге көндә бездә саннар буенча уңай күрсәткечләр бар инде. Проект кысаларында белгечләр хезмәт интенсивлыгын киметү өстендә эшләделәр, бер операцияне башкару вакытын һәм эшсез тору вакытын исәпләделәр, эшче персоналның квалификациясе дә исәпкә алынды. Безнең конструкторлар, технологлар, операторлар һәм программистлар станокларның эшенә анализ ясадылар, детальләрне эшкәртү сыйфаты, программаны кайда һәм ничек төзәтеп булуын ачыкладылар»,  – дип сөйләде эшкәртү производствосы җитәкчесе Андрей Николаевич Муллин.

Өч ай саен заводта мәгълүмат көннәре узган, анда проект белгечләре эш барышы һәм ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләгәннәр. Проектта предприятие җитәкчеләре дә актив катнашкан. Атна саен С.П.Горбунов исемендәге КАЗ – «Туполев» ГАҖ филиалы директоры Николай Савицких катнашында киңәшмәләр уздырылган.

Икътисадый һәм техник юнәлешләрдән тыш, предприятие хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре өчен дә укыту уздырылган. 12 җитәкче максатларны декомпозицияләү һәм мәгълүматны эффектив сурәтләү коралларын өйрәнгәннәр. КАЗның 136 хезмәткәре сигез курс буенча укыган: сакчыл җитештерү нигезләре, яхшырту проектларын гамәлгә ашыру, картировкалау, 5С, җитештерү анализы, стандартлаштырылган эш, тиз үзгәртеп кору, автоном хезмәт күрсәтү. Кайбер хезмәткәрләр шулай ук «Производительность.РФ» онлайн-платформасында курслар узган.

Проект финалында аларга С.П.Горбунов исемендәге КАЗ – «Туполев» ГАҖ филиалы өчен заводтагы калган агымнарны колачлау планы эшләнгән. План өч елга төзелгән, эш ТКҮ кураторларыннан башка гына, предприятиенең әзерлекле хезмәткәрләре-инструкторлары контроле астында дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International