Петербург халыкара газ форумында республика территориясендә өч яңа газ-мотор инфраструктурасы объекты эшләтеп җибәрелде. Тантанада «Газпром» ААҖ Идарәсе Рәисе урынбасары Виталий Маркелов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
«Газпром СПГ технологияләр» ҖЧҖ стендында Биектау районында «Садилово» СПГ җитештерү, саклау һәм төяп җибәрү комплексын эшләтеп җибәрделәр. Комплекс составына сәгатенә 1,5 тонна СПГ егәрлеге булган технологик линия керә (елга 13 мең тонна чамасы). СПГ тышкы азот белән суытуы булган тулы сыекландыру технологиясе ярдәмендә җитештереләчәк (газны суытуның азот циклы). Алынган СПГ комплекс территориясендә криоген резервуарларда сакланачак, аннары Татарстан Республикасы, Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург территориясендә урнашкан «Газпром СПГ технологияләр» (КриоТЗП) компаниясенең заправка станцияләренә җибәреләчәк.
«Завод барлыкка килде икән, кулланучылар булачак. Без кысылган һәм сыекландырылган газ буенча актив эшлибез. Киләчәккә зур планнар бар. «Газпром» җитәкчелегенә безнең проектларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә. Газ-мотор ягулыгының өстенлекләре – экономияләү һәм уңай экологик нәтиҗә. Бүгенге көндә бу коммерция автомобильләре генә түгел, локомотивлар, авыл хуҗалыгы машиналары, суднолар да. СПГга күчү безнең шәһәрләрнең экологиясен шактый яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«РариТЭК Холдинг» стендында Теләче районында табигый газны сыекландыру буенча тагын бер комплекс ачылды. Беренче этапның куәте сәгатенә 1,5 тонна тәшкил итә, киләчәктә аны сәгатенә 6 тоннага җиткерү планлаштырыла.
Моннан тыш, Чаллыда КриоАЗС ачылды. Бу кысылган газ һәм водородта эшләүче ягулык салу станциясе. «Без Газпром җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, РариТЭК компаниясенә заманча АЗС төзү һәм ачу өчен рәхмәт белдерәбез. Ярты миллионлы шәһәр өчен бу экология, икътисад – бөтенләй башка тормыш сыйфаты», – дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга Чаллы мэры Наил Мәһдиев.
Виталий Маркелов үз чиратында мондый проектларның транспортта газ-мотор ягулыгын куллануны киңәйтүгә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.