XI Петербург халыкара газ форумы кысаларында «Крылов дәүләт фәнни үзәге» ФДУП һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ составына керә торган «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ арасында водородлы ягулык элементларында сыналган универсаль функциональ модуль үрнәге базасында энергетика җайланмасы белән Россиядә беренче инновацияле судно төзелеше турындагы шартнамәне имзалау буенча тантаналы чара узды.
Документка «Крылов дәүләт фәнни үзәге» федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Олег Савченко һәм «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры Александр Филиппов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Санкт-Петербургның Бөек Петр политехник университеты ректоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Рудский катнашында имзаларын куйганнар.