Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» - 2022 X Илкүләм чемпионаты финалында гомуми медаль зачетында икенче урынны алды

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Саранск шәһәрендә «Яшь профессионаллар» X Илкүләм чемпионатының финал өлешен ябу тантанасы узды. Татарстан җыелма командасы һөнәри осталык буенча беренчелекнең гомуми медаль зачетында икенче урынны алды. Илкүләм чемпионат финалында Татарстан Республикасы командасы 14 алтын, 24 көмеш һәм 13 бронза медаль, шулай ук профессиональлек өчен 14 медальон яулады. 

Гомумкоманда дәрәҗәсен төзегәндә җыелма команданың Х Илкүләм чемпионат финалына тиңләштерелгән йомгаклау ярышларындагы нәтиҗәләре исәпкә алына. Алар язын узды, бу ярышларда республика җыелма командасы 20 алтын, 18 көмеш һәм 26 бронза, шулай ук 45 профессиональ медаль яулаган иде. 

Шулай итеп, Татарстан җыелма командасы барлыгы 115 медаль һәм 59 медальон яулады. Гомумкоманда рейтингында беренче урынны – Мәскәү командасы, өченче урынны Санкт-Петербург командасы алган. 

«Һөнәри осталык буенча Татарстан җыелмасы Россиядә хәрәкәт үсешенә 10 ел дәвамында лидерлар рәтенә керә. Юбилей чемпионатында да безнең команда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Елдан-ел ярышу кыенлаша бара, чөнки төрле төбәкләрдән катнашучыларның осталыгы арта. Унынчы чемпионат үткәрү форматы һәм шартлары буенча үзенчәлекле булды. Ярышлар бер үк вакытта бөтен Россия буенча узды – бер өлеше турыдан-туры форматта Саранскида, ә йөзләгән конкурсант видеокамера аша дистанцион рәвештә төбәкләрдәге мәйданчыкларда эшләде. Кыска вакыт эчендә чит ил җиһазларын төрле компетенцияләр буенча илебез производствосы аналогларына алыштыра алдык, инфраструктура битләрен яңадан сайлап алдык һәм, барлык үзгәрешләргә карамастан, ярышларны югары дәрәҗәдә оештырып булды», – дип сөйләде ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин. 

2022 елгы «Яшь профессионаллар» X Илкүләм чемпионатының финал өлеше 8-12 сентябрьдә узды. Татарстан Республикасыннан 96 конкурсант һәм 74 эксперт катнашты. 

Саранскида бөтен илдән 280дән артык конкурсант 25 компетенциядә көч сынашты. 41 компетенция буенча тагын 700 якын конкурсант дистанцион форматта Россиянең төрле төбәкләрендә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International