Герман Лернер Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев белән очрашуда катнашты

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин  Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев белән очрашты, бу чарада шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер да катнашты. 

Яклар регионнар арасында перспектив хезмәттәшлек һәм парламентара хезмәттәшлекне киңәйтү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакны Татарстанның барлык парламентарийлары исеменнән сәламләп, Россия-Казахстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның Казахстан белән икътисадый һәм мәдәни хезмәттәшлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. «Татарстанда Россиядә Казахстан мәдәнияте көннәре уңышлы уза, – дип ассызыклады ул. – Ә кичә без 18 нче Халыкара мөселман киносы фестивален ачтык, аның кысаларында Казахстаннан биш кинокартина тәкъдим ителәчәк. Бу атна ахырында Татарстан Президенты кушуы буенча мин Казахстанның Абай өлкәсендәге татар халык бәйрәмендә катнашачакмын, анда беренче Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак. Татарлар күп яши торган Семей шәһәрендә шулай ук татар сәнгать мәктәбенең 30 еллыгына багышланган чаралар узачак».

Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ермек Кошербаев җылы кабул итүләре өчен Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде һәм барлык өлкәләрдә дә үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам иттерүгә ышаныч белдерде. «Казахстан белән Татарстанның икътисадый хезмәттәшлеге уңышлы үсә. – Казахстан территориясендә уртак проектлар тормышка ашырыла, яңа эш урыннары булдырыла. Иң мөһиме, бу ниндидер җыю предприятияләре генә түгел, ә төпләнеп урнашу урыны да. Нефть-газ тармагында, шин җитештерүдә һәм сәнәгатьнең башка өлкәләрендә бик мөһим проектлар имзаланды. Мәдәни һәм гуманитар проектларны тормышка ашыру сөендерә, шуларның берсе – Казахстанның күп кенә төбәкләрендә Сабантуй татар бәйрәмен үткәрү».

Татарстанга булган сәфәре кысаларында Ермек Кошербаев Казанда Бәшир Рамиев исемендәге IT-паркта булырга, ТР Мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашырга ниятли.

Кич белән Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге Мәдәният көннәре кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Казахстан сәнгать осталары концерты булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International