Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Модуль» ҖЧҖ хуҗасы һәм генераль директоры Александр Альтшуллер белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
Компания бөтен дөнья буенча транспорт-экспедиторлык хезмәтләренең тулы комплексын башкара.
Йөк ташу, саклау һәм экспедитацияләү буенча заманча һәм югары технологияле сервисны тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышынды.
Александр Альтшуллер компания һәм аның йөк ташу базарында перспективалары турында кыскача сөйләде. Компания базарда 25 елдан артык эшли, Санкт-Петербургта урнашкан, халыкара экспедиторлык ассоциацияләре һәм россия экспертлары ассоциациясенә керә.