ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның  25 гыйнварында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Кадрлар резервы" Республика проектының "Пром Актив" белем бирү модуле катнашучылары белән очрашты. Очрашуның модераторы буларак "ПромАктив" модуле җитәкчесе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә буенча Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Диана Радченко чыгыш ясады. Очрашу ышанычлы әңгәмә режимында узды. Министр, аның карашынча әһәмиятле булган, үзенең шәхси уңышлары тарихы, лидерлык сыйфатлары белән уртаклашты һәм модуль катнашучыларының сорауларына җавап бирде.

2017 елның  25 гыйнварында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Хабаровск краеның Комсомольск-на-Амуре шәһәренең комплекслы үсеше сораулары буенча Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Волков белән очрашты. Сәфәрнең төп максаты – Татарстан Республикасының инвесторлар җәлеп итү, сәнәгать объектларын үстерү, муниципалитетлар белән үзара элемтәдә тору мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Хабаровск крае арасында перспектив хезмәттәшлек юнәлешләрен карадылар. Алберт Кәримов һәм Дмитрий Волков билгеләп үткәнчә, регионнар арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен шактый потенциал бар.

Республика мәйданчыкларында 1-3 февральдә узачак Worldskills-2017 стандартлар буенча эшче профессияләр чемпионатының Татарстан этабына яңа компетенция – сәнәгый дизайн керәчәк. Яшь профессионаллар базар тәкъдимнәрен анализлаячак, эскизлар әзерләячәкләр һәм 3D-принтерында компьютер өстәлләренең модельләрен бастырачаклар. Татарстанда бу Worldskills юнәлешен кабул итүче мәйдан Казан технология көллиятендә (колледжы) булачак. Бүген аның лабораториясендә киләсе ярышларда  катнашучылар җыелган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International