ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
«ТАНЕКО» нефтьне эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары Комплексында нафтны су чистарту җиһазларын урнаштыру төзелеше мәйданчыгында өч реакторларны күтәрделәр.
Нафтны су чистартуны урнаштыру җиһазлары реакторлары (авырлыгы – 206 тонна, диаметры – 3 метр), диолефиннарны тулыландыру (авырлыгы– 51,3 тонна, биеклеге – 11,8 м, диаметры – 2,9 метр) һәм чистартуны тәмамлаучы (авырлыгы– 37,7 тонна, биеклеге – 9,9 метр, диаметры – 2,9 метр) Walter Tosto итальян фирмасы тарафыннан Румыниядәге җитештерү мәйданчыгында эшләнгән. Җиһазларны «Татнефтехиммонтаж» Түбән Кама компаниясе «СОПиГ» ҖЧҖ белән берлектә монтажлауны башкарды.
Нафтны су чистарту җиһазларын урнаштыру төзелешенең әлеге этабы реакторларны металл конструкцияләр, хезмәт күрсәтү өчен мәйданчыклар белән җиһазландыру белән бәйле.
Нафтны су чистартуны урнаштыру җиһазларының чимал буенча проект күяте елга 1,1 млн тонна.
«Алнас»та (Әлмәт шәһәре) сыйфат өлкәсендә үсеш программасы расланды. Әлеге программа бизнес–процессларны һәм заводта чыгарылучы продукциянең сыйфатламаларын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашыруны күз алдында тота. Ул шулай ук эчке дефектлардан югалтуларны киметүгә юнәлдерелгән. Иң беренче чиратта литей җитештерүендә, чөнки аңа брактан 90% югалтулар туры килә.
Программа кысаларында технологик дисциплинаны үстерүгә багышланган оештыру чаралары һәм яңа җиһазлар һәм инструментлар сатып алуны үз эченә алган техник чаралар гамәлгә ашырылачак. Әлеге продукцияне кулланучылар һәм материалларны җитештерүчеләр белән видеоконференцияләр һәм даими аудитлар үткәрү планлаштырылган.
Продукциянең сыйфатын яхшырту буенча Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә «Алнас»та гамәлгә ашырыла торган чаралар 2013–2016 елларга исәпләнгәннәр һәм җитештерү нәтиҗәлелеген үстерү буенча тулаем программаның бер өлеше булып торалар.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
Ford Sollers компаниясе 2014 елда башлаган Ford автомобильлләрен утилизацияләү программасын дәвам итә. Ford компаниясеннән утилизация буенча киңәйтелгән программа 2015 елның 1 февраленнән 31 мартка кадәр эшлиячәк.
2014 елның нәтиҗәләре буенча Ford компаниясеннән утилизация программасы буенча тулаем алганда 8500 якын машина реализацияләнгән.
Әлеге программа 2015 елда җитештерелгән Ford EcoSport, Ford Kuga, Ford Explorer һәм 2014, 2015 елларда җитештерелгән Ford Focus һәм яңа Ford Transit автомобильләрен сатып алу өчен уңайлы шартлар тәкъдим итә.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе


2015 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый  мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаштылар.

Киңәшмә барышында профильле министрлыкларның икътисад тармакларының агымдагы торышлары турында мәгълүматлары тыңланды. Татарстан Президенты икътисадның торышын даими мониторинглау әһәмиятен ассызыклады һәм республикадан федераль дәрәҗәгә чыгару өчен  һәр тармак буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде. 


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиковның Danfoss Дания компаниясе делегациясе белән булган очрашуда катнашты.

28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

2015 елның 28 гыйнварында Астанада Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Казакъстан Республикасына визиты кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Казакъстан Республикасы Хөкүмәте арасындагы сәүдә–икътисадый, фәнни–техник һәм гуманитар хезмәттәшлек итү буенча Килешүне гамәлгә ашыру буенча Уртак эш төркеменең беренче утырышы узды (алга таба – Уртак эш төркеме). Уртак эш төркеменең рәистәшләре – Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм Казакъстан Республикасы милли икътисад министры Ерболат Досаев. 

2015 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. «Татнефть» ААҖ 2014 елгы бюджеты үтәлешенә йомгак ясалды һәм агымдагы елның февраль аена бюджеты расланды.
Эчке аудит идарәсе эше йомгаклары турында мәгълүмат тыңланды.
Хисап чорында аның белгечләре Компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлегенең төрле мәсьәләләре буенча 11 планлы аудит уздырган.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
2015 елның 26 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының республика оештыру комитеты утырышын уздырды. утырышта Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – ТАтарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

26
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елдан башлап, POZISның суыткыч җитештерүе суыткыч приборларны һәм сәүдә- медицина җиһазларны озон катламасын җимерә торган матдәләр буенча Монреаль протоколының таләпләренә нигезләнеп, тулы күләмдә җитештерелә башлый.
2011 елдан суыткыч техникасын җитештерүен модернизациясен POZIS “Энергия нәтиҗәле, экологик куркынычсыз технологияләр нигезендә POZISның конкурентлылыкка сәләтле суыткыч техникасын җитештерүен үзләштерү” инвестицион проект кысаларында булдырды. Әлеге вакытта проект тәмамланды һәм тәҗрибә- сәнәгать эксплуатациясе стадиясендә тора.
Суыткыч техникасын “яшел” технологияләргә әйләндерү максаты – җитештерүдә экологик һәм ресурсларны саклау технологияләрен булдыру. Әлеге стратегик проектны гамәлгә ашыру POZIS компаниясенә “яшел техниканы” кулланып җитештерүнең энергия нәтиҗәлелеген уртача 15%ка үстереп үзләштерү мөмкинлеген бирде.

24
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Россия Президенты Владимир Путин сәнәгать продукциясен законсыз кертү, законсыз җитештеру һәм әйләнешенә каршы тору буенча, шул исәптән, контрафакт продукциясенә каршы тору буенча Дәүләт комиссиясе төзү буенча Указ имзалады. Моның турында Санкт-Петербургта үткән җиңел сәнәгатьне үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров хәбәр итте.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, әлеге карар ил сәнәгатенә реаль ярдәм чарасы булачак. Дәүләт комитеты Россия территориясендә әлеге өлкәдәге торышка мониторинг һәм бәяләмә бирәчәк, сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору максатында конкрет чаралар, концепцияләр, стратегияләр һәм планнар булдыру белән шөгыльләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International