2015 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча киңәшчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак–коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаштылар.
Киңәшмә барышында профильле министрлыкларның икътисад тармакларының агымдагы торышлары турында мәгълүматлары тыңланды. Татарстан Президенты икътисадның торышын даими мониторинглау әһәмиятен ассызыклады һәм республикадан федераль дәрәҗәгә чыгару өчен һәр тармак буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде.