Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясенең Төркмәнстанга булган визиты кысаларында «Туркменнефть» һәм «Туркменгаз» дәүләт концерннары рәисләре – Гуйчгелди Байгелдиев һәм Батыр Аманов белән очрашты.
Яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты һәм киләчәккә планнар билгеләде. Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, коронавирус пандемиясенә һәм даими авиаэлемтәне туктатып торуга карамастан, 2020 елда Төркмәнстан белән Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән күп кенә чаралар үткәрелгән. Ел дәвамында видеоконференцэлемтә форматында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекнең төрле мәсьәләләре буенча киңәшмәләр оештырылган (Татнефть, КАМАЗ, КВЗ, КЭР-холдинг, «Ак Барс» ТК); «Татхимфармпрепараты» АҖ, «Татехмедфарм» ДУП белән берлектә, Төркмәнстанга вируска каршы 6 чара китертү оештырылган.
Даими рәвештә үзара багланышлар югары дәрәҗәле хезмәттәшлекне үстерүдәге мәнфәгатьләрнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Татарстан Республикасы белән Төркмәнстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 2020 елда АКШ доллары белән 106,65 млн. артып киткән. 2009 елдан башлап Татарстан Республикасының Төркмәнстанда Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшли. Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Төркмәнстан-Татарстан уртак эш төркеме утырышлары даими нигездә уза. Бу, үз чиратында, ныклы дуслык һәм ышаныч булуына таныклык булып тора.
«Татнефть» ГАҖ Төркмәнстан ятмаларында нефть чыгаруны икеләтә арттыруны тәэмин итү буенча «Туркменнебит» ДК белән күптән хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, Төркмәнстанга «Татнефть» сәүдә йорты аша республика продукциясен китертүдә дә мәнфәгать бар.
«КЭР-Холдинг» ИК» ҖЧҖ Төркмәнстанның энергетика һәм нефть-газ эшкәртү базарларында актив эш алып бара, КЭР-Холдинг 2010 елдан «Туркменнебит» һәм «Туркменгаз» дәүләт концерннары белән актив хезмәттәшлек итә.
«КМПО» АҖ Төркмәнстан белән җиһазлар белән тәэмин итү өлешендә хезмәттәшлек итә. «Туркменгаз» ДК һәм «Туркменнефть» ДК төрекмән ягы тарафыннан «КМПО» АҖ җитештергән 30дан артык двигатель эксплуатацияләнә.
2021 елның 20 гыйнварыннан сөт продукциясе маркалана башлады. 2021 елның 1 июненнән башлап товарларның кайбер категорияләре өчен маркалау мәҗбүри булачак.
Җитештерүчеләрне, импортерларны, күпләп һәм ваклап сату вәкилләрен сөт продукциясен маркалау буенча россиякүләм форумга чакырабыз. Форумда Перспективалы технологияләрне үстерү үзәге, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россельхознадзор, Молочный Союз, Союзмолоко, сөт, сыр, туңдырма җитештерүчеләр, шулай ук интеграторлар, сәүдә челтәрләре, типография һәм Илкүләм каталог вәкилләре катнашачак.
Форум 2021 елның 18 маенда узачак. Чарага әлеге сылтама буенча теркәлергә була.
Чараның модераторы: Алексей Сидоров, Молоко товар төркеме җитәкчесе, Перспективалы технологияле үстерү үзәге
Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе «Салым салуның махсус салым режимнарын кулланганда актуаль мәсьәләләр» темасына мәгълүмати вебинарга чакыра, ул 2021 елның 20 маенда 10:00 сәгатьтә булачак.
Вебинарның спикеры: Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең юридик затларга салым салу бүлеге җитәкчесе – Хәмидуллина Эльмира Тәфкил кызы.
Вебинар кысаларында каралачак тема буенча сорауларны онлайн режимда бирү мөмкинлеге каралган.
Вебинар – түләүсез. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Вебинарда катнашу өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды.
Җиңү көне – ата-бабаларыбызның мәңгелеккә истә калачак батырлыклары өчен горурлык хисендә халыкны бердәм иткән иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Ул дәһшәтле елларның вакыйгалары һәр гаиләгә, һәр кешегә кагыла.
Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Перекресток» һәм «Пятерочка» сәүдә челтәрләре белән берлектә, тыл ветераннарын котлады.
«Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән игелек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, ныклы сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим!» – диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовның котлау открыткасында.
«Белем һәм һөнәр - Соңгы кыңгырау 2021» Халыкара белем бирү күргәзмәсе килгән һәркем өчен традицион форматта үз ишекләрен ача.
Пандемия вакытында һәм аннан соң да Үзбәкстанның күп кенә абитуриентлары, гамәлдә булган югары уку йортлары турында мәгълүмат алу өчен, онлайн-күргәзмәләр, зум-конференцияләр һәм башка онлайн-киңлекләрдә катнашкан. Www.myfair.events сайтында узган онлайн-күргәзмәләр күп кенә абитуриентларга бер елны заяга уздырмыйча, 2020 елда укырга керү мөмкинлеген биреп, үзләре хыялланган уку йортларын табарга ярдәм иткән.
Абитуриентлар турыдан-туры Россия Федерациясе, Белоруссия, Казакъстан һәм Үзбәкстан (МГИМО, Мополитех, БОЛГУИР, КИМЕП, КФУ һ.б.) югары уку йортларының рәсми вәкилләре белән аралашачак.
Һәр абитуриент үзенә кызыклы булганын табып, үзен кызыксындырган юнәлеш буенча университет сайлый, шулай ук югары уку йортларындагы вәкилләрдән турыдан-туры консультация ала алачак.
Күргәзмәне оештыручылар: Үзбәкстан Республикасының Яшьләр эшләре агентлыгы һәм, «My EXPO», «НОУ «ROSOBRAZOVANIE» һәм «EVA CONSULTING» консалтинг компаниясе ярдәмендә, «My FAIR».
Күргәзмәдә абитуриентлар:
- университет турында тулырак мәгълүмат ала – укырга керү, факультетлар, белгечлекләр, документларны тапшыру сроклары турында;
- югары уку йортлары күргәзмәсендә катнашучы вәкилләрдән (проректорлар, деканнар, кабул итү комиссиясе әгъзалары) турыдан-туры консультация алачак;
- укыту һәм виза ярдәменә кагылышлы барлык мәсьәләләрдә эксперт консультациясен ала, шулай ук урында ук укырга керү өчен гариза тапшыра һәм сайланган югары уку йортына укырга керү процессын башлап җибәрә ала;
- теге яки бу илдәге белем бирү системасы, аның культурасы, яшәү рәвеше һ.б. турында тулырак белә, туры килә торган программаларны сайлый ала;
- тармак белгечләренең фикерләрен ишетә ала;
- заманча белем бирүнең ни дәрәҗәдә киң мөмкинлекләр бирүе турында үз фикерен булдыра ала.
Иң сәләтле һәм талантлы студентлар, тел белү, алдагы уку йортыннан яхшы билгеләрне мәҗбүри таләп итеп, түләүсез белем алу, стипендия яки сайланган югары уку йорты буенча мәгариф грантлары алу мөмкинлекләре турында белә алачак.
Күргәзмә көннәрендә «EVA-Consulting» компаниясенең һәм «РОСОБРАЗОВАНИЕ» коммерциясез белем бирү учреждениесенең сыйфатлы белем алуда ярдәм итә торган квалификацияле белгечләре килгән кешеләргә профессиональ консультация биреп, аларны кызыксындарган теләсә нинди сорауларга җавап бирәчәк. «Белем һәм һөнәр - Соңгы кыңгырау» халыкара белем бирү күргәзмәсе – ул хыялдагы университетларның программалары белән турыдан-туры танышу, кабул итү комиссиясе вәкилләре белән аралашу һәм бик күп файдалы тәкъдимнәр алу өчен менә дигән мөмкинлек. Халыкара дәрәҗәле югары уку йортларында белем алган студентлар илебез үсешенә тәҗрибә, белем һәм инвестицияләр рәвешендә лаеклы өлеш кертә ала.
Күргәзмә белән танышу мәсьәләләре буенча телеграмм төркем: https://t.me/mvo_help
Сайт: www.yoshlar.gov.uz / www.myfair.events
Белешмәләр өчен телефоннар: +71 2090104 (305); (+998)78 140 55 65; (+998)78 140 55 85; (+998)90 972 42 88; (+998)90 972 55 45;
Facebook: fb.com/Rosobrazovanie.uz
Instagram: https://www.instagram.com/Rosobrazovanie.uz/
Telegram: t.me/rosobrazovanie
«Соллерс Форд» 2021 елның апрелендәге сатулары турында хәбәр итә: Россиядә 1607 данә яңа Ford Transit сатылган, бу алдагы елга караганда 206%ка югары. Ел башыннан бирле барлыгы 4995 автомобиль сатылган, бу 2020 елның шул ук чоры күрсәткечен 91%ка яхшырткан.
Ford Transit сату күрсәткече үсә бара һәм апрельдәге сату тарихында 1607 данә автомобиль иң яхшы күрсәткеч булган, алдагы еллар нәтиҗәсен берничә мәртәбәгә арттырып җибәргән.
LCV базарында бизнесның барлык сегментлары ягыннан Ford Transit линейкасы автомобильләренә ихтыяҗ зур, әгәр ел башында эре заказчылар артып китсә, хәзерге вакытта сатуларның урта һәм кече бизнес сегментында артуы күзәтелә. Ford Transit автомобильләренә өстенлек биреп, булачак хуҗалары автомобильләрнең сыйфатлы һәм ышанычлы булуы, түбән бәясе һәм рәсми дилер челтәрендә сервис хезмәте күрсәтүнең югары дәрәҗәсе кебек мөһим факторларны исәпкә ала.
Бүгенге көндә Ford Transit караган автомобильләр бөтен Россия буенча почта һәм товарлар китертү өчен киң дәрәҗәдә кулланыла, алар ашыгыч медицина ярдәме хезмәтендә эшли, балаларны мәктәпләргә илтә, шәһәр һәм шәһәрара элемтәсендә пассажирлар йөртә, кече һәм урта бизнес бурычларын нәтиҗәле хәл итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү буенча Россия Федерациясе министры Алексей Чекунков белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Чарада "Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе" АҖ генераль директорының өстенлекле территорияләрне үстерү буенча беренче урынбасары Игорь Носов, Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башкалар катнашты та катнашты.
Төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, шул исәптән махсус икътисадый зоналар булдыру һәм үстерү буенча Татарстан тәҗрибәсен өйрәнү өлешендә дә каралды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрен күптән ике як өчен дә файдалы партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли. Татарстан Республикасының барлык төбәкләр белән диярлек сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләре төзелгән. Төбәкара товар әйләнеше кысаларында Татарстан Ерак Көнчыгыш федераль округы төбәкләренә азык-төлек продуктлары, шиналар, ашламалар, җайланмалар, йөк автомобильләре һәм башка продукция экспортлый. Читтән кертелгән продукция арасында – балык, балык продукциясе, сәнәгать продукциясе (инструментлар һәм медицина җиһазлары).
2021 елның 1-3 май көннәренда Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең министрлыклар һәм яшьләр киңәшчеләренең үзара хезмәттәшлеген оештыру кысаларында Татарстан Республикасының Лаеш районы Бима торак пункты янындагы Мишә елгасы ярында «Марш-бросок» дигән республика туризм-маҗаралы чарасы узды, анда, шул исәптән Татарстан Республикасының 17 предприятиесеннән эшче яшьләрне дә кертеп, 200 якын туризм сөюче берләште.
«Марш-бросок» кысаларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте белән берлектә, 4 ел инде Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларының эшләүче яшьләре арасында һәвәскәр балык тоту буенча ярышларын алып бара.
Быел ярышларда 10 предприятие: «Сетевая компания» АҖнең «Буа электр челтәрләре» филиалы, «КГКПЗ» ФКП, «Татэнерго» АҖ филиалы, Чаллы ҖЭҮ, «Түбән Кама ҖЭҮ» ГАҖ, «ТАНЕКО» АҖ, «Татэнерго» АҖ, «КМПО» АҖ, «Татэнерго» АҖ, Түбән Кама ГЭС филиалы, «Ремдизель» АҖ, «ГосНИИХП» катнашты.
Ярышларда җиңүчеләр:
1 урын: Мөхәммәтҗанов Илназ, «Татэнерго» АҖ филиалы – Түбән Кама ГЭСы
2 урын: Биктимеров Илмир, «ТАНЕКО» АҖ
3 урын: Крупнов Павел, «ГосНИИХП» ФКП
«Иң эре балык өчен» махсус приз: Шәкүров Айрат, «КГКПЗ» ФКП
Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәтенең сәнәгать һәм сәүдә мәсьәләләре буенча рәис киңәшчесе Губернаторова Диана Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте исеменнән дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Бүген Казанга эш сәфәре кысаларында ЕАЭС илләре Премьер-министрлары «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә булдылар. Хөкүмәт башлыкларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
Исегезгә төшерәбез, Казанда Евразия хөкүмәтара советы чаралары уза (29-30 апрель).
Премьер-министрларга «Казан Экспо» комплексының өстенлекләре, аның конструктив үзенчәлекләре, шулай ук күргәзмә киңлекләрен алга таба файдалану планнары турында сөйләделәр.
Шулай ук ЕАЭС хөкүмәтләре башлыклары махсус күргәзмәне карадылар, аның кысаларында Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар. Экспозициядә республика предприятиеләре продукциясе үрнәкләре тәкъдим ителде: «Аурус» автомобильләре, авыл хуҗалыгы техникасы, шина продукциясе, нефть химиясе продуктлары һ. б.