ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре "Урман атналыгы-2017" акциясендә катнашты

2017 елның 6 октябре, җомга

5 октябрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре "Урман атналыгы-2017" акциясендә катнаштылар. Акциядә катнашучылар Лаеш районының урман фондыннан Песчаные Ковали авылында чыршы үсентеләре утырттылар.

Акция 2017 елның 16 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Чара республикасы буенча экологик тәрбия бирүне пропагандалау,  шәһәр һәм шәһәр яны урманнарының санитар торышын яхшырту максатында узачак. Россия Федерациясенең башка субъектларында акция "Яшә, урман!" исемен йөртә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International