Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман Бән Әбдел Азиз Әл Сауд белән очрашты

2017 елның 7 октябре, шимбә

2017 елның 6 октябрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Короле Сәлман Бән Әбдел Азиз Әл Сауд белән очрашты.

Согуд Гарәбстаны Корольлегеннән очрашуда барлык министрлар катнашты. Рөстәм Миңнеханов очрашуда Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сергей Козлов, ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ярдәмчесе, Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар белән бергә катнашты.

Очрашу җылы кул кысышлардан белән башланып китте. Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Королен сәламләде. "Сезне кабат күрергә бик шатмын, - диде ул. - Хыяллар чынга ашты - сез илебездә кунакта".

Үз чиратында, Согуд Гарәбстаны Короле Россиянең бер регионы булган Татарстанның үсешен күзәтеп баруын ассызыклады. Шулай ук, ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашудан канәгать калуынбелдерде. Россия Федерациясе белән Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре активлашуы көтелә.

Очрашу барышында дәүләтара Россия - Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәктә хезмәттәшлек мәсьәләләре, ислам дине сораулары хакында сүз барды. 

 Моннан тыш, "Россия-ислам дөньясы" стратегик күзаллау Төркеме кысаларында хезмәттәшлек темасын да кузгаттылар. аны хәзерге вакытта Владимир Путин йөкләмәсе буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли. 

 ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International