Татарстанда 2017 елның иң яхшы товарларын һәм хезмәтләрен билгеләделәр

2018 елның 19 гыйнвары, җомга

 Бүген Казан Ратушасында “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында һәм “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсының төбәк этабында 2017 ел буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Быел конкурсның төбәк этабында 207 предприятиедән 449 товар һәм хезмәт катнашкан. Шуның 110сы – лауреат, 159ы – 1 нче дәрәҗә дипломант һәм 149ы 2 нче дәрәҗә дипломант булган. “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасының федераль этабында 176 төрдә продукция һәм хезмәт күрсәтелгән, шуның 59ы лауреат булган.

“Ундүртенче мәртәбә уздырыла торган “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы елдан-ел республика тормышында әһәмиятен арттыра бара, бу исә аның хәзерге шартларда актуаль булуы турында сөйли. “Россиянең иң яхшы 100 товары” программасы кысаларында конкурс төрле юнәлештәге предприятиеләргә Татарстандагы товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга, аларның Россия Федерациясе территориясендә дә, аннан читтә дә, көндәшлеккә сәләтле булуын арттыруга стимул бирә, иң катгый конкуренция шартларында үз потенциалыңны уңышлы гына тормышка ашырырга ярдәм итә, җитештерүне алга таба камилләштерү һәм модернизацияләүгә, яңа иң алдынгы технологияләрне, инновацияләрне гамәлгә кертүгә этәрә”, – диде үзенең чыгышында Татарстан Республикасы вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин.

“Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсы үзенең гамәлдә булу чорында җитештерелгән төрле, иң яхшы дип аталу хокукына ия булган товарларга үзебезнең ил базарына юл ачты, дип тә өстәде ул. “Шушы еллар эчендә конкурста 7 мең тирәсе товар һәм хезмәт катнашты. 1400 артык катнашучы Лауреат исемен яулады”, – дип ассызыклады Рөстәм Нигъмәтуллин.

Рөстәм Нигъмәтуллин “Россиянең иң яхшы 100 товары” конкурсы номинацияләрендә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. “Нижекамскшина” ГАҖ, “Яшел Үзән икмәк комбинаты” АҖ һәм “Мюстелла” ҖЧҖ компанияләре вәкилләре вице-премьер кулыннан дипломнар алды.

Үзенең сәламәләү чыгышында конкурсның оештыру комитеты рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны котлады.

“Оешмалар, предприятиеләр, андагы җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр көн саен сыйфатны арттыру һәм үз продукцияңне күрсәтүнең ни дәрәҗәдә системалы, тир түгүле хезмәт булуы хакында ишетеп кенә белмиләр. Сүз дә юк, бу эш һәр предприятиенең көндәшлеккә бик озак вакыт дәвамында сәләтле булу дәрәҗәсендә дә чагыла, бу исә, үз чиратында, Татарстан Республикасы икътисадының да озак вакытлы көндәшлеккә әзер һәм тотрыклы булуы турында аңлата”, – дип билгеләде Альберт Кәримов.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасының стандартлаштыру һәм метрология үзәгенә, эксперт комиссияләре җитәкчеләренә, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чыгышын тәмамлап, Альберт Кәримов барысына да сәламәтлек, иминлек, яңа планнарны һәм яңа проектларны тормышка ашыруларын теләде.

Алга таба Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов “ТАИФ-НК” ААҖ, “В.Д.Шашин исемендәге “Татнефть” ГАҖ, “Түбән Кама шин заводы ЦМК” ҖЧҖ, “ТАНЕКО” АҖ, “А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” АҖ, “ПОЗиС” АҖ, “Казан дәүләт казна дары заводы” федераль казна предприятиесе, “Ферекс” СЙ” ҖЧҖ, “Органик синтез” Казан гавами акционерлык җәмгыяте компанияләре вәкилләренә җиңүче дипломнары тапшырды.

Өстәп әйтик, узган елның ноябрендә “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” мәгълүмат сайты эшләтеп җибәрелде, биредә республика җитештерүчеләренең иң югары сыйфатлы товарлары турында мәгълүматлар урын алган, www.bestoftatarstan.ru сайтында конкурста җиңүчеләр һәм алар тарафыннан җитештерелә торган продукция турында, конкурс экспертлары һәм илчеләре турында тулырак мәгълүмат алырга, шулай ук катнашу өчен заявка тапшырырга була.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, федераль конкурс юнәлешләреннән берсе – импорталмаш системасын үстерүгә ярдәм итү. Сәнәгатькә булышлык күрсәтүнең яңа формаларын гамәлгә кертү зарурлыгы турында узган елның августында профильле киңәшмә барышында РФ Президенты Владимир Путин әйткән иде.

“Импорталмаш программасын вакытында тормышка ашырырга, илнең куркынычсызлыгын һәм бәйсезлеген ныгытырга кирәк. Үзебезнең ил сәнәгатендә эшлекле активлыкның үсешенә булышу, яңа, уңышлы җитештерү өлкәләре барлыкка килүне стимуллаштыру мөһим һәм, әлбәттә инде, тармакның нәтиҗәле үсешен тоткарлый торган системалы мәсьәләләрне хәл итү зарур”, – дип билгеләде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International