ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

IBYKUS AG алман компаниясе Германиядә мәгълүмат технологияләре өлкәсендә әйдәп баручы IТ җитештерүче булып санала, ул, шул исәптән, сәнәгать станокларын модернизацияләү, аппаратура һәм программа тәэминаты интеграциясе белән шөгыльләнә. Алман компаниясе вәкилләренең сәфәре, хезмәттәшлек урнаштыру һәм республика предприятиеләрендә компания эшләнмәләрен сынау мөмкинлеге максатыннан, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы чакыруы буенча узды. Сәфәр барышында компания Казанда һәм Чаллыда урнашкан ике ИТ паркта, берничә сәнәгать предприятиесендә булды, ә "Химград" Технополисы территориясендә "Алман машина төзелешендә заманча технологияләр һәм цифрлаштыру тәҗрибәсе.  Тюрингия компанияләре мисалында тармакны үстерү тенденциясе" темасына технологик семинар үткәрде.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов белән эшлекле очрашу барышында яклар  IBYKUS AG компаниясе һәм Татарстан предприятиеләре арасында ихтимал хезмәттәшлек һәм партнерлык этаплары хакында фикер алышты.

 «DECHEMA Ausstellungs-GmbH»  генераль директоры доктор Томас Шерингның Татарстанга өч көнлек сәфәре кысаларында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алексей Савельчев белән эшлекле очрашу узды. Доктор Томас Шеринг -  химик машиналар төзелеше, биотехнологияләр һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча «ACHEMA» Халыкара конгрессын һәм махсус күргәзмәне оештыручы.  

Ике яклы сөйләшүләр үткәргәннән соң, уртак күргәзмә проектларын тормышка ашыру өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешү имзаланды. Килешү Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, СЕО доктор Томас Шеринг йөзендә «DECHEMA Ausstellungs-GmbH» Химия сәнәгате ассоциациясе, Messe Frankfurt GmbH алман күргәзмәләр концернының Россия бүлекчәсе – вәкиллекле офис җитәкчесе Денис Рябой йөзендә «Мессе Франкфурт РУС» ҖЧҖ һәм "Казан ярминкәсе" ААҖ арасында имзаланды. Имзаланган килешү нигезендә, яклар, методик, оештыру, эксперт-аналитик һәм мәгълүмати тәэмин итүне башкарып, уртак күргәзмә проектларын тормышка ашыруда үзара ярдәм күрсәтергә сүз куешты.

Алексей Савельчев әлеге килешүнең күргәзмә бизнесы өлкәсендә генә түгел, гомумән, Татарстан һәм Германиянең химия һәм нефть химиясе тармакларындагы предприятиеләре арасында багланышларны киңәйтергә актив булышачагына ышануын билгеләп үтте.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов Германия-Россия яңа технологияләр институтының (ГРЯТИ) Попечительләр советы утырышында катнашты. 2014 елда КНИТУ-КАИ базасында төзелгән Германия-Россия яңа технологияләр институты Германиянең партнер университетлары консорциумында һәм Германия академик алмашу хезмәтенең (DAAD) оештыру һәм финанс ярдәме белән эшли. Үз сәламләү сүзендә Тимур Саматов билгеләп үткәнчә, КНИТУ-КАИ Германия-Россия яңа технологияләр институты - ул инженерлык белеме бирү өлкәсендә традицияләр һәм инновацияләрнең үрелмәсе һәм трансмилли мәгарифнең уңышлы үрнәге булып тора. Институтны тәмамлаган йөздән артык кеше республика предприятиеләренә эшкә урнашкан һәм җитештерүдә алдынгы тәҗрибәне куллана.

Совет утырышында, аерым алганда, ГРЯТИның стратегик үсеш мәсьәләләре, магистратураның яңа программалары, Siemens компаниясе белән хезмәттәшлек, беренче җәйге мәктәп эше нәтиҗәләре турында фикер алышынды.

Утырыш тәмамланганда КНИТУ-КАИ ГРЯТИ-2018  чыгарылыш студентларына тантаналы төстә дипломнар тапшырылды, шулай ук "ГРЯТИның иң яхшы укытучысы", "ГРЯТИның иң яхшы чит ил укытучысы" һәм "ГРЯТИның иң яхшы чыгарылыш студенты-2018" номинацияләре буенча бүләкләү булды.

2018 елның 23-26 сентябрендә Казанда Новосибирск өлкәсе сәнәгать предприятиеләре делегациясенең эш сәфәре көтелә. Әлеге сәфәр кысаларында Новосибирск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре арасында эшлекле, икътисади хезмәттәшлекне һәм кооперация багланышларын оештыруга юнәлтелгән чаралар узачак. Чаралар төбәкләрнең фәнни-сәнәгый һәм инвестицияләр потенциалын тулырак күзалларга, гамәлдәгеләрен ныгытырга һәм яңа итеграция элемтәләрен булдырырга, тауар әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Сәфәр кысаларында эшлекле очрашулар, түгәрәк өстәлләр, сөйләшүләр үткәреләчәк. Новосибирск өлкәсе делегациясе составына Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүдә кызыксыну белдергән һәм өлкәнең иң тиз үсүче оешмалары керә.

Сөйләшүләр 25 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: IT паркның конференц-залы, Казан ш., Петербург ур., 82.

Оештыручы: Новосибирск өлкәсенең Эшкуарлыкка ярдәм үзәге.

Контактлар: тел. +7 (383) 246 08 47 яки office@askbda.ru.

Новосибирск өлкәсе предприятиеләре исемлеге

Сайлап алуда катнашу өчен оешмалар – сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлек субъектлары чакырыла. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 25 маендагы 634 номерлы карары кысаларында расланган механизм референцияләр һәм эксплуатацияләү тәҗрибәсе булмаган шартларда базарга җайланмаларның пилот партияләрен чыгаруга бәйле проблемаларны хәл итүгә максат тота һәм чимал, материаллар һәм комплект өлешләр, инженер эшләнмәсе һәм проектлау өчен түләүдә, тәэминат өлешләре һәм чыгым кораллары, логистика операцияләре һ.б. сатып алуга фактта тотылган чыгымнарның 50% кадәр өлешен компенсацияләүне күздә тота.

Субсидияләр бирү буенча яңартылган кагыйдәләр нигезендә оешмаларның Сәнәгатьнең дәүләт мәгълъмат системасында (ГИСП) тутырылган битләре булырга тиеш.

Сайлап алуда катнашу өчен заявкалар 2018 елның 17 сентябреннән 28енә кадәр каралачак. Өстәмә мәгълүматлар РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында: Егор Корнаухов, телефон: 8 (495) 632-88-88, өст. 2041 яки kornauhov@minprom.gov.ru

2017 елның 25 маендагы КАРАР № 634 карары


11
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея" конкурсына һәм "Идея-1000" программасына йомгак ясау өчен бер айдан аз гына күбрәк вакыт калып бара.

Заявкаларны кабул итү 15 октябрьдә төгәлләнәчәк. Иң яхшылары арасыннан яхшыларын экспертлар советы сайлап алачак. Идеяләре булган һәм инновацияле киләчәкнең бер өлеше булырга теләгән һәркем катнаша ала.

Әгәр сез нәкъ сезнең проект фәнне һәм техниканы үстерүнең хәзерге дәрәҗәсенә, социаль-икътисадый үсеш приоритетларына туры килә, файда китерә ала, хәтта дөньяны үзгәртергә сәләтле дип уйлыйсыз икән, заявка җибәрегез.

9 номинация, дистәләрчә акчалата премия, 2 миллион сумга кадәр грант финанславы, Россиянең фән һәм бизнес өлкәсендә иң уңышлы проектлар белән танышу, инновацияләр дөньясына чуму, үзеңнең проектыңны уңышлы Россия инвесторларына һәм экспертларга күрсәтү мөмкинлеге һәм катнашу өчен заявка бирергә нибары бер ай калды.

Конкурста катнашу шартлары турында тулырак итеп биредә белергә була: http://ivf.tatarstan.ru/50ideas.htm

"Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацияле идея" – ел саен уздырыла торган республика конкурсы, аның төп бурычлары һәм максатлары галимнәрнең, инженер-техник хезмәткәрләрнең, уйлап табучыларның, аспирантларның, студентларның һәм мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштырудан, яшьләрне фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә һәм техник иҗатка җәлеп итүдән, Татарстан Республикасы фәнни-техник һәм социаль-икътисадый бурычларын хәл иткәндә Татарстан Республикасының, Россия Федерациясе субъектларының, чит ил дәүләтләренең интеллектуаль потенциалыннан файдалануда ярдәм итүдән гыйбарәт.  

Инновацияле проектларга ярдәм итү буенча "Идея 1000" программасы венчур инвесторлары, корпорацияләр һәм дәүләт заказчылары өчен кызыксындыру тудыручы югары технологик стартапларның санын һәм сыйфатын арттыруга, технологик стартапларның Россия һәм чит ил экспертлары, корпоратив заказчылар, эшкуарлар һәм инвесторлар белән профессиональ элемтәләрен үстерүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Конкурсны һәм Программаны оештыручылар булып Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тора. Ел саен әлеге чаралар кысаларында Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 1800 артык кеше катнаша.


10
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2018 елның 6 сентябреннән 9ына кадәр Геленджикта гидроавиация буенча "Гидроавиасалон-2018" халыкара күргәзмәсе һәм фәнни конференциясе узды.  Чара РФ Сәнәгать министрлыгы тарафыннан оештырылды, барча Россия һәм чит илләр буйлап 200 артык катнашучыны туплады.

Татарстан предприятиеләре өчен аеруча уңышлы нәтиҗәләр – вертолетлар китертүгә зур контракт имзалау һәм махсуслаштырылган һава судносына тип сертификаты бирү.

"Вертолеты России" холдингының (Ростех корпорациясенә керә) "КВЗ" ГАҖ Илкүләм санитар авиация хезмәте (НССА) өчен, сатудан соң техникага хезмәт күрсәтү турында килешүне дә кертеп, 104 Ансат вертолеты китертүгә контракт имзалады.   НССА максаты – 24/7 форматында бердәм стандарт буенча медицина ярдәме күрсәтү максатында авиация эшләрен башкару. Проектны финанслау "Авиакапитал-Сервис" ҖЧҖ компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла, ул вертолет техникасын сатып ала һәм 15 елга финанс лизингы буенча Илкүләм санитар авиация хезмәтенә тапшыра. Ансат медицина вертолетлары санитар авиациянең барлык халыкара стандартларына җавап бирә һәм транспорт белән күчергән чорда кеше гомерен саклап калу өчен кирәкле ярдәм күрсәтү буенча барлык кирәкле җайланмалар белән җиһазланган.

"МВЕН фирмасы" ҖЧҖ Россиянең Һава транспорты буенча федераль агентлыгыннан авиахимэшләр башкару өчен Т(МВ)-500 махсус һава судносына тип сертификаты алды. Т (МВ)-500 хәзерге Россия тарихында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге сертификатлы беренче самолетка әйләнде. "Алынган сертификат Т (МВ)-500 очкычларын серияләп чыгару һәм лидер заказчылар паркында самолетларны коммерциячел эксплуатацияләү мөмкинлеген бирә Җиңел һәм экономияле машинага министрлыклар һәм ведомстволар да, шул исәптән Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы да, шулай ук илдәге төбәкләр дә кызыкты", – дип билгеләде Ростех Дәүләт корпорациясенең "Вооружение" кластеры директоры Сергей Абрамов. МВ-500 самолеты 1-500 сәүдә маркасы белән гамәлгә ашырылачак. Машинаны әйләнә-тирәлекне мониторинглау (аеруча янгын куркынычы янаган чорда), озын сәнәгать объектларын тикшерү, гидрометеорология күренешләренә йогынты ясау, урманнарны корткычлардан эшкәртү, нефть продуктлары түгелү очракларын бетерү өчен кулланырга мөмкин.

Казанда Россиянең иң зур компанияләренең берсе – "ТНГ-Групп" югары технологияле геофизик сервис компаниясенә 65 ел тулу уңаеннан тантаналы чара булып узды. Чараны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты. Министр Альберт Кәримов үзенең сәламләү чыгышында билгеләгәнчә, предприятиедә төрле климат һәм геология шартларында уңышлы эшләү буенча уникаль тәҗрибә бар. Бүген "ТНГ-Групп" Россиядәге иң зур нефть-газ компанияләренең барлык коммерция проектларында да катнаша. Компанияне Россиядә генә түгел, хәтта БДБ, Азия һәм Якын Көнчыгыш илләрендә дә беләләр. "ТНГ-Групп" Лаптевлар диңгезе акваториясендә Арктиканы үзләштерүгә җәлеп ителгән, Россиянең Охотск һәм Карск диңгезләре шельфында актив эшли. Заманча технологияләрдән файдалану, белгечләрнең югары профессионаллыгы, үзендә фәнни уйлап табылганнарны тормышка ашыру кырыс конкуренция шартларында компаниягә геофизика хезмәтләре базарында югары рейтингта тору һәм Россиянең һәм халыкара нефть компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итү мөмкинлеген бирә. Алар таныганча, "ТНГ-Групп" – скважиналарны геофизик тикшерүләр сегментында (ГИС) беренче санлы компания.

Мактаулы кунаклар, предприятие хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашында Альберт Кәримов "ТНГ-Групп" хезмәткәрләрен мактаулы бүләкләр белән билгеләп узды.


7
сентябрь, 2018 ел
җомга

Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министры "Газпром" ГАҖ делегациясе белән эшлекле очрашуда катнашты. Көннең беренче яртысында Альберт Кәримов ИТ-паркта "Газпром" ГАҖ департаменты башлыгы Павел Крылов белән очрашты, биредә сәнәгый хезмәттәшлек вариантлары турында фикер алышынды. Көннең икенче яртысында "Газпром" ГАҖ белән Татарстан Республикасының сәнәгать комплексы арасында үзара хезмәттәшлек итү буенча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Газпром" ААҖ Идарәсе Рәисе Алексей Миллер катнашында юл картасына кул куелды. Эш программасы азагында тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюковка Мактау Орденын тапшырды.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы предприятиеләренең сәнәгатькә ярдәм итүнең федераль һәм региональ программаларында катнашу мәсьәләләре буенча семинар-кимңәшмә уздырды.  

Семинарның төп максаты – республика предприятиеләрен дәүләт ярдәменең аеруча тулы ассортименты белән таныштыру. Киңәшмә барышында 11 докладчы чыгыш ясады, алар арасында федераль һәм региональ дәрәҗә дәүләт фондлары вәкилләре дә, финанс ярдәме буенча үз мөмкинлекләрен тормышка ашырган предприятиеләр дә бар иде.

РФ Сәнәгатьне үстерү фондының консультация үзәге җитәкчесе Анна Симановская ФРП ярдәм кораллары турында сөйләде һәм ике яңа программа белән таныштырды. Фондта барлыгы 8 программа гамәлгә ашырыла, алар арасында "Үсеш проектлары" иң популяры булып тора, аның буенча яңа җитештерүләрне оештыруга, шулай ук гамәлдәге җитештерү линияләрен модернизацияләүгә һәм киңәйтүгә җыелма сарыфлар финанслана.

Бизнес ягыннан бюджет акчасын алу тәҗрибәсе белән "Август-Алабуга" проекты администраторы Варвара Лапшакова уртаклашты: "Проект үсемлекләрне яклау чараларын һәм аларга төргәк чыгару өчен юнәлеш алган. Проектны башлап гамәлгә ашыра башлаганчыга кадәр ярты елдан азрак вакыт узды һәм иң катлаулысы кирәкле документларның тулы пакетын туплаудан гыйбарәт иде, моның өчен шактый вакыт кирәк булды. Шуңа күрә дә фондларга мөрәҗәгать иткәндә юлыгырга мөмкин булган барлык куркынычларны да исәпкә алырга кирәк. Фондның консультация үзәге хезмәткәрләре безгә күп нәрсәдә ярдәм иттеләр".

Моннан тыш, чарада Артур Рамазанов – Уфа ш. "РЭЦ" АҖ экспертлары белән эшләү буенча өлкән эксперт, Фәнис Хәкимуллин – "ТР ИВФ" коммерциясез оешмасы директоры урынбасары, "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" КО директоры Тимур Тимергалиев, "Татарстан Республикасы региональ лизинг компаниясе" АҖ генераль директоры Алексей Кравцов, "Эйдос – Медицина" ҖЧҖ үсеш буенча генераль директоры урынбасары Сергей Гильбих, "Нацпромлизинг" ҖЧҖ генераль директоры киңәшчесе һәм юридик мәсьәләләр буенча директоры Игорь Аносов чыгыш ясады.

"Безнең бурыч: предприятиеләргә дәүләт ярдәме турында барлык гамәлдәге чаралар турында җиткерү, республиканың сәнәгате һәм икътисадның реаль секторы үзенең инвестиция проектларын гамәлгә ашырып, җитезрәк үсеш алсын өчен, аларны әлеге программаларда катнашуга юнәлтү.  Шунысы әһәмиятле, бу юл һәрчакта да ике яклы хәрәкәт итә, ике яктан да актив катнашуны һәм игътибарлы булуны таләп итә", – дип билгеләде министр урынбасары Алмаз Хөсәенов.

Презентация (Сәнәгатьне үстерү фонды)

Презентация ("Россия экспорт үзәге" АҖ)

Презентация (Региональ Сәнәгатьне үстерү фонды)

Презентация (ТР Гарантия фонды)

Презентация (ТР Региональ лизинг компаниясе)

Презентация (Ак Барс Банк)

Презентация ("Нацпромлизинг" ҖЧҖ)


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International