ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

"Татнефть" АЗС һәм "Магнит" ваклап сату челтәре уртак сынау проектын гамәлгә ашыруга – компаниянең автотәэминат станцияләрендә сәүдә нокталары ачуга кереште.

"Магнит" бренды белән беренче сәүдә нокталарына тест уздыру Краснодар краенда "Татнефть" АЗСларында башланды, анда ваклап сату челтәре сатып алучыларга иң кирәкле ассортимент белән җыйнак кибетләр ачкан. 

Беренче ике объект Кара диңгез ярына таба М4 "Дон" федераль трассасы янында урнашкан, юлда популяр булган продукциягә, шул исәптән яңа каһвәнең, кондитер әйберләренең, эчемлекләрнең һ.б. төрле төрләренә басым ясалган. 

Соңгы биш елда "Татнефть" ваклап сату челтәре ягулыкка бәйле булмаган бизнеста җитәрлек компетенция туплаган һәм нефть продуктларын сату белән генә чикләнми. АЗС челтәрен модернизацияләү кысаларында киңәйтелгән кафе зоналары булган яңа АЗС форматлары гамәлгә кертелә, җәмәгать туклануы үсеш ала, "Татнефть" автотәэминат станцияләрендә клиентларга сыйфатлы бөртекле каһвә, милли камыр ризыклары һәм товарларның киң ассортименты тәкъдим ителә. Ягулыкка бәйле булмаган бизнесның үсеш юнәлешләренең берсе – танылган сәүдә челтәрләре яки тиз туклану челтәрләре белән хезмәттәшлек итү, бу хәл күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеген киңәйтү һәм АЗСларга яңа клиентлар җәлеп итү мөмкинлеген бирә.

Көньяк юнәлештән тыш, Мәскәү төбәге АЗСларында да "Магнит" кибетләрен оештыру планлаштырыла. Әлеге проект нәтиҗәләре буенча "Магнит" челтәре белән киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү турында карар кабул ителәчәк.

 "Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

"Иннопром-2019"га булган ике көнлек визиты кысаларында Альберт Кәримов җирле предприятиеләрдә булды.

Компаниянең шәхси чакыруы буенча визитның беренче көнендә министр "Прософт-Система" компаниясендә булды. Генераль директор Александр Распутин презентация ясады һәм кунакларны энергетика, нефть-газ, металлургия һәм сәнәгатьнең башка тармаклары өчен автоматлаштыру системасын эшләү һәм гамәлгә кертү буенча махсуслашкан предприятие эшчәнлеге белән таныштырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, компаниянең Татарстаннан кайбер эре предприятиеләр белән эшләү тәҗрибәсе бар икән инде.

Визит барышында Альберт Кәримов шулай ук "М.И.Калинин исемендәге машина төзелеше заводы"нда да булды. Министр заводның ярты гасырлык тарихы белән танышты, музей-күргәзмә комплексында булды. Шулай ук коммуналь билгеләнештәге техника – шәһәр хуҗалыгы өчен машиналар һәм йөк төягечләр, төбәкара өстәмә һөнәри белем бирү үзәге тәкъдир ителде.

М.И.Калинин исемендәге машина төзелеше заводы Татарстан Республикасы белән, аерым алганда, А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты белән квалификацияле кадрларны әзерләү өлкәсендә (предприятиедә әлеге югары уку йортын тәмамлаучылар эшли), шулай ук предприятиедә композицион материаллардан детальләр җитештереләчәк югары технологияле участок оештыру проектын гамәлгә ашыру буенча тыгыз профессиональ элемтәдә тора.

Моннан тыш, "МЗИК" ГАҖ белән ике араны күп еллар дәвамында Татарстан Республикасы предприятиеләре – "Элекон заводы" АҖ, "Кварц" ҖЧҖ һәм башкалар белән партнерлык мөнәсәбәтләре бәйли.

 "МЗИК" ҖАҖ, "Прософт-системы" фотосы

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсын оештыру комитетының йомгаклау утырышы узды. Аның рәисе булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер чыгыш ясады.

Утырышта катнашкан "Татарстанның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге" ФБУ директоры урынбасары Андрей Макаров конкурс нәтиҗәләре һәм эксперт комиссияләре эше турында доклад белән чыгыш ясады.

"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесе төбәк этабы буларак "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасы кысаларында инде 16 ел рәттән уздырыла. Агымдагы елда конкурста 230 предприятие һәм оешмадан 453 товар һәм хезмәт катнашкан, бу узган елдан 10% артык.

Конкурска тәкъдим ителгән продукция һәм хезмәт күрсәтүне бәяләү максатыннан 8 эксперт комиссиясе формалаштырылган, алар составына 11 министрлыктан, ведомстводан һәм республиканың мәнфәгатьле оешмаларыннан 30 артык белгеч һәм эксперт кергән.

Моннан тыш, эксперт комиссияләре эшенә беренче мәртәбә хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү белгечләре дә җәлеп ителгән.

Утырышта катнашучылар конкурс лауреатлары һәм дипломантлары исеменә дәгъва белдерүчеләрне бертавыштан раслаган: 135 лауреат, I дәрәҗәле 138  дипломант һәм II дәрәҗәле 162 дипломант.

Шулай ук утырыш кысаларында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын әзерләү һәм оештыру өчен эшче төркем төзү турында карар кабул ителгән. Аның составына "Татарстанның стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәге" ФБУ, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Казан ярминкәсе" ААҖ вәкилләре кергән. Эшче төркем рәисе итеп Герман Лернер билгеләнгән.

Казан дәүләт энергетика университетының ИИУС (Мәгълүмат һәм мәгълүмати-идарә системалары) кафедрасында эш бирүчеләр катнашында диплом яклау чарасы узды.

Чыннан да, цифрлы икътисад үсеш ала, ә IT-юнәлешләре буенча чыгарылыш укучыларына ихтыяҗ зур. ИИУС кафедрасының "Программа тәэминатын эшләп чыгару технологияләре" һәм "Кулланма информатика" мәгариф программасының "Информатика һәм санап чыгару техникасы" әзерлек юнәлеше буенча квалификация эшләрен яклау чарасында беренче мәртәбә "ТатАИСЭнерго", "Альфаскан", ЛПТСИСТЕМС, "Майтек", "АБАК" ААҖ компанияләреннән эш бирүчеләр төркеме вәкилләре катнашты.

Белгечләр чыгарылыш сыйныф укучыларының югары дәрәҗәле әзерлеген билгеләп үтте, аларның күбесе эшкә чакыру, ә кайберләре билгеләнгән оешмалар өчен программа белән тәэмин итүне эшләүгә заказ алды.

Казан дәүләт энергетика университеты матбугат хезмәте материаллары буенча


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 8 июленнән 11 июленә кадәр Екатеринбургта "ИННОПРОМ" халыкара сәнәгать күргәзмәсе узачак. Республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләрен һәм вәкилләрен Татарстан делегациясе составында күргәзмәдә катнашырга чакырабыз.

Катнашу өчен предприятиенең фирма бланкында ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенә түбәндәгеләрне күрсәтеп, мөрәҗәгать җибәрергә кирәк:

  • визитның исеме
  • гариза бирүче оешманың исеме, элемтә өчен реквизитлары
  • визитның максатлары
  • хосусый эш планы (булган очракта)
  • гариза бирүче хезмәттәшлек итү турында мәнфәгать белдергән ил төбәкләре предприятиеләре исемлеге
  • фикер алышу мәсьәләләре
  • гариза бирүче турында кыскача мәгълүмат: тармак, чыгарыла торган продукция һ.б.

Визитта катнашу өчен гаризаны 2019 елның 25 июненә кадәр mpt@tatar.ru дигән e-mail аша җибәрергә кирәк.

Тәгаенләүче сорауларны әлеге телефон аша бирергә мөмкин: (843) 210-05-58 – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара элемтәләрне үстерү бүлеге.

Өстәмә:

2019 елның 8 июленнән 11 июленә кадәр Екатеринбургта, яңа конгресс-үзәктә "Екатеринбург-ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге составында унынчы юбилейлы Күргәзмә узачак.

ИННОПРОМ-2019 темасы – "Цифрлаштыру: интеграцияләнгән чишелешләр". Халыкара катнашучылар арасында Германия, Япония, Италия, Кытай, Швейцария, Корея, Евразия икътисадый берлеге илләре һәм башка илләрдән эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре көтелә. Партнер ил буларак Төркия Республикасы катнаша.

2019 елда Күргәзмәнең эш программасында түбәндәге тематик треклар күздә тотыла: "Цифрлы җитештерү", "Сәнәгать өчен инновацияләр", "Сәнәгый робот техникасы", "Яңа мобильлек", "Шәһәрләр өчен технологияләр", "Сәнәгать өчен энергетика" һ.б.

Халыкара катнашучылар арасында Германия, Япония, Италия, Кытай, Швейцария, Корея, Евразия икътисадый берлеге илләре һәм башка илләрдән эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре булыр дип көтелә.

"ИННОПРОМ" экспозициясе "Екатеринбург-ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәгенең өч павильонында урнаштырылачак. 

https://www.innoprom.com/

ИННОПРОМ-2019 кырларында Россия-Төркия сәнәгать форумы кысаларында ике ил арасында машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә багышланган сессия узды. Сессиядә нотыклар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Альберт Кәримов, Төркиянең Машина төзелеше продукциясе экспортерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Котлы Каравелиоглу, Россия-Төркия эшлекле советы рәисе Әхмәт Паланкоев, Тула өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Вячеслав Федорищев, "Kar Metal" директорлар советы әгъзасы Семих Кар, "Цифра" идарәче директоры Павел Расторопшин чыгыш ясады. Чараның модераторы Сәнәгатьне үстерү фонды директоры урынбасары Сергей Вологодский иде.

Альберт Кәримов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә уңышлы үсә. Республиканың махсус икътисадый зоналар һәм сәнәгать парклары территориясендә Төркия машина төзелеше компанияләре, шулай ук тармакның уртак Россия-Төркия предприятиеләре эшли.  Аерым алганда, "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы" АҖендә "Джошкуноз Алабуга" ҖЧҖ, "ММК Джошконуз-Алабуга" ҖЧҖ, "Аутоматив Гласс Альянс Рус" АҖ, "Гемонт Металл" һәм башка эре компанияләр теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра.  

"Узган ел Татарстанның Төркия Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 314 млн тәшкил итте, бу 2017 ел нәтиҗәләре буенча 4% күбрәк. Шул ук вакытта алга таба хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциал бар. Татарстан хезмәттәшлек итәргә әзер һәм Төркиядәге партнерларыбызга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер", – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.

Шулай ук министр үз чыгышында "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" халыкара махсус күргәзмәсенә чакыру турында әйтте, әлеге чара 2019 елның 4-6 декабрендә узачак.

Алга таба Төркиянең эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләре белән берничә очрашу узды.

Аерым алганда, министр Стамбул шәһәре Сәүдә Палатасы вәкилләре белән очрашты, анда яклар үзара мәнфәгать һәм хезмәттәшлек потенциалы турында сөйләште. Шулай итеп, Төркиядәге хезмәттәшләре Татарстанның инвестицион мөмкинлекләре, тәҗрибә һәм стажировкалар мәсьәләләре белән кызыксынды.

Альберт Кәримовның Улудаг (Бурса шәһәре) Экспортерлар берлеге вице-рәисе Биргюль Полат белән очрашуында Татарстан белән якынаю курсы күрсәтелде. Фикер алышу барышында Төркия ягы Төркия компанияләренең "КАМАЗ" ГАҖ белән кооперациясендә, ике төбәкнең бизнес-миссияләрен оештыру һәм уздыру белән кызыксынуы хакында белдерде. "Без нәтиҗәле эш һәм Төркия компанияләренә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Безгә Сезнең хезмәттәшлек итәргә әзер һәм яңа проектларга ачык булуыгыз мөһим", – дип ассызыклады Биргюль Полат сөйләшүләр барышында.

Моннан тыш, B2B форматындагы очрашуда Альберт Кәримов "Kar Metal", "Durmazlar" һәм башка Төркия компанияләре вәкилләре белән очрашты.

Татарстан делегациясенең "Иннопром-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсенә эшлекле программасы кысаларында рәсми затлар белән берничә эшлекле очрашу узды.

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Төркиянең сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Республикасының Төркия Республикасы белән сәүдә һәм икътисадый мөнәсәбәтләрне үстерү белән кызыксынуы турында билгеләп үтелде. Төркия безнең республиканың әйдәп баручы тышкы икътисадый партнерларының берсе, бүгенге көндә күп кенә интенсив эшлекле элемтәләр урнаштырылган. Татарстанда төрле Төркия бизнес-проектлары уңышлы гамәлгә ашырыла, Төркия предприятиеләре эшли.

Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры үзара хезмәттәшлекне үстерү һәм җайга салу, сәүдә-сәнәгать элемтәләрен үстерү кирәклеге турында билгеләп үтте.  

Шулай ук күргәзмә кысаларында Татарстан делегациясе Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән дә очрашты. Яклар үзара хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Бүген Татарстан вәкилләренең "Джошкуноз Холдинг" генераль директоры Эрдем Аджай белән очрашуы тагын бер мөһим вакыйга булды, анда яклар шулай ук уртак партнерлык перспективалары турында фикер алышты.

"Джошкуноз Холдинг" – автомобиль төзелеше, оборона һәм авиация сәнәгате, яңадан торгызыла торган энергия һәм башка өлкәләрдә эшләүче 14 заводтан торган компанияләр төркеме.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча

7 июльдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры рәсми визит белән Свердлау өлкәсенә килде. Визитның төп максаты – 2019 елның 8 июленнән 11 июленә кадәр Екатеринбургта уза торган "Иннопром-2019" халыкара сәнәгать күргәзмәсендә булу.

Унынчы юбилейлы "Иннопром-2019" күргәзмәсе быел "Екатеринбург-ЭКСПО" халыкара күргәзмәләр үзәге составында яңа конгресс-үзәктә узачак. Күргәзмәнең темасы - "Цифрлаштыру: интеграцияләнгән чишелешләр".

Халыкара катнашучылар арасында күргәзмәдә Германия, Япония, Италия, Кытай, Швейцария, Корея, ЕЭС илләре сәнәгать предприятиеләрен һәм башкаларны очратырга мөмкин булачак. Төркия Республикасы партнер-ил булып тора.

"Иннопром-2019" чарасын тантаналы ачу узган шимбәдә "Космос" киноконцерт театрында узды. Тантанада 2000 артык кеше катнашты. Күргәзмәнең төп темасы уңаеннан тамашачыларга уникаль мультимедиа тамашасы тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең эшлекле программасы 8 июльдә күргәзмә павильоннарын караудан башланды, анда 600 компания үз продукциясен тәкъдим итте, шуларның 200 артыгы – чит ил предприятиеләре.

Делегация Төркия Республикасы экспозициясен карады, аның павильонында 40 артык компания тәкъдим ителгән иде. Россия павильоннарында "Ростех", "ЧТПЗ", "УГМК", "Лазер үзәге" һ.б. предприятиеләр тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы стендында "Эйдос-Робототехника" ҖЧҖ, "Автоматлаштыру, үлчәүләр, инжиниринг" ФТҮ, "РариТЭК Холдинг" АҖ, "КМПО" АҖ, "Элекон заводы" АҖ һәм башкалар үзләренең потенциалын тәкъдир итте.

Шулай ук күргәзмә кысаларында Татарстан делегациясе Урал тау-металлургия компаниясе генераль директоры Андрей Козицын белән дә очрашты. Яклар үзара хезмәттәшлекне алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Бу көннең мөһим вакыйгасы шулай ук Төмән өлкәсе территориясендә газ-мотор базарын үстерү буенча "РариТЭК Холдинг" АҖ һәм "Газинвестпроект" ҖЧҖ арасында үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул кую булды.

ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча, фото www.innoprom.com сайтыннан алынды

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында министр урынбасары Алексей Савельчев "ADCO" һәм "Avrasya" компанияләренең идарә рәисе, генераль директор Сельчук Аката әфәнде белән очрашты.

Сельчук Аката әфәнде Казанга Татарстанның нефть сәнәгате базары белән танышу, шулай ук республиканың профильле сәнәгать предприятиеләре белән очрашу өчен эш визиты белән килгән.

Очрашу барышында яклар Төркия компанияләренең Татарстан сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында фикер алышты. Алексей Савельчев республиканың нефть базары эшчәнлеге үзенчәлекләре турында сөйләде һәм Министрлыкның кирәкле мәгълүмати ярдәм күрсәтергә әзер булуы хакында белдерде.

"ADCO", нефть сәнәгате өчен махсус химия белән тәэмин итүче буларак, төбәкнең нефть компанияләренә үз өстәмәләрен, химикатларын һәм башлангыч продуктларын тәкъдим итү, шулай ук Татарстан җитештерүчеләреннән чимал һәм әзер продукция сатып алу белән кызыксына.

"Avrasya" подрядчы һәм сервис компаниясе проектлауда, матди-техник тәэмин итүдә һәм төзелештә, шулай ук төбәктәге нефть-газ секторы өчен җиһазлар белән тәэмин итүдә катнашуда кызыксына.


6
июль, 2019 ел
шимбә

2019 елның 6 июлендә Альберт Кәримов China Energy Engineering Corp Ltd (CEEC) Кытай энергетика холдингы вәкилләре белән очрашты. Очрашу киңәйтелгән составта узды, анда Россия Федерациясе һәм БДБ илләрендәге China Power Engineering Consulting Group вәкиле Алексей Дерябин, "Газпром СтройТЭК Салават" АҖ НИР вәкиле Александр Ксенитов, Татарстан Республикасы нефть чыгару компанияләренең Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында вәкиле Ленар Хөсәенов һәм Министрлыкның тармак бүлекләре вәкилләре катнашты.

Чара барышында Зәй ГРЭСын модернизацияләү, полипропилен җитештерү һәм аның белән тәэмин итү мөмкинлекләре һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә энергонәтиҗәле технологияләр кертү буенча яңа чишелешләр турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International