ИННОПРОМ-2019 кырларында Россия-Төркия сәнәгать форумы кысаларында ике ил арасында машина төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә багышланган сессия узды. Сессиядә нотыклар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Альберт Кәримов, Төркиянең Машина төзелеше продукциясе экспортерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Котлы Каравелиоглу, Россия-Төркия эшлекле советы рәисе Әхмәт Паланкоев, Тула өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Вячеслав Федорищев, "Kar Metal" директорлар советы әгъзасы Семих Кар, "Цифра" идарәче директоры Павел Расторопшин чыгыш ясады. Чараның модераторы Сәнәгатьне үстерү фонды директоры урынбасары Сергей Вологодский иде.
Альберт Кәримов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр төрле өлкәләрдә уңышлы үсә. Республиканың махсус икътисадый зоналар һәм сәнәгать парклары территориясендә Төркия машина төзелеше компанияләре, шулай ук тармакның уртак Россия-Төркия предприятиеләре эшли. Аерым алганда, "Алабуга" сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасы" АҖендә "Джошкуноз Алабуга" ҖЧҖ, "ММК Джошконуз-Алабуга" ҖЧҖ, "Аутоматив Гласс Альянс Рус" АҖ, "Гемонт Металл" һәм башка эре компанияләр теркәлгән һәм үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра.
"Узган ел Татарстанның Төркия Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 314 млн тәшкил итте, бу 2017 ел нәтиҗәләре буенча 4% күбрәк. Шул ук вакытта алга таба хезмәттәшлекне үстерү өчен потенциал бар. Татарстан хезмәттәшлек итәргә әзер һәм Төркиядәге партнерларыбызга һәрьяклап ярдәм итәргә әзер", – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов.
Шулай ук министр үз чыгышында "Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру. Казан" халыкара махсус күргәзмәсенә чакыру турында әйтте, әлеге чара 2019 елның 4-6 декабрендә узачак.
Алга таба Төркиянең эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләре белән берничә очрашу узды.
Аерым алганда, министр Стамбул шәһәре Сәүдә Палатасы вәкилләре белән очрашты, анда яклар үзара мәнфәгать һәм хезмәттәшлек потенциалы турында сөйләште. Шулай итеп, Төркиядәге хезмәттәшләре Татарстанның инвестицион мөмкинлекләре, тәҗрибә һәм стажировкалар мәсьәләләре белән кызыксынды.
Альберт Кәримовның Улудаг (Бурса шәһәре) Экспортерлар берлеге вице-рәисе Биргюль Полат белән очрашуында Татарстан белән якынаю курсы күрсәтелде. Фикер алышу барышында Төркия ягы Төркия компанияләренең "КАМАЗ" ГАҖ белән кооперациясендә, ике төбәкнең бизнес-миссияләрен оештыру һәм уздыру белән кызыксынуы хакында белдерде. "Без нәтиҗәле эш һәм Төркия компанияләренә даими ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. Безгә Сезнең хезмәттәшлек итәргә әзер һәм яңа проектларга ачык булуыгыз мөһим", – дип ассызыклады Биргюль Полат сөйләшүләр барышында.
Моннан тыш, B2B форматындагы очрашуда Альберт Кәримов "Kar Metal", "Durmazlar" һәм башка Төркия компанияләре вәкилләре белән очрашты.