«ПОЗиС» АҖендә (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе – «Техмаш» ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) коронавирус йогышыннан прививка ясау кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көндә предприятиедә вакцина алучылар саны гомуми эшчеләрнең 62% тәшкил итә. Процедураны үткәрү өчен «Спутник V» һәм «Спутник Лайт» препаратлары кулланыла.
Предприятие хезмәткәрләрне коронавирус йогышыннан саклау, эшчәнлек башкарыла торган бүлмәләрне эшкәртү, гомуми файдалану урыннарын эшкәртү һәм кешеләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән зур чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Цехларда һәм бүлекчәләрдә мәгълүмати-аңлату эшләре актив алып барыла. Хезмәткәрләргә завод территориясендә җитештерү процессыннан аерылмыйча вакцинация узу мөмкинлеге бирелгән.