20 августта тышкы базарларда продукцияне сертификатлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә федераль бюджеттан субсидияләр бирүгә конкурс башлана. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан тиешле боерык чыгарылган. Гаризаларны сайлап алу бер ай дәвам итәчәк.
Дәүләт ярдәменең яңартылган механизмы «Продукцияне, шул исәптән фармацевтика һәм медицина сәнәгатен, тышкы базарларда сертификатлауга бәйле чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүгә оешмаларга дәүләт ярдәме турында» 2021 елның 30 апрелендәге 687 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән регламентлана.
Экспортерларга ярдәм итүнең яңа механизмының төп аермасы булып, сәнәгатьнең ярдәм ителә торган тармаклары исемлеген киңәйтүдән тыш, мәҗбүри сертификатлау гына түгел, ирекле сертификатлау да тора. Экспортерлар продукцияне чит илләрдә теркәүгә генә түгел, ә лаборатор һәм клиник тикшеренүләр үткәрүгә дә чыгымнарның 80% кадәр янга калдыра алачак, – дип билгеләп үтте Осьмаков.
Карарның яңа версиясенә шулай ук кеше организмы белән элемтәгә керә торган, кеше органнарына, тукымаларына үтеп керә торган, профилактика, диагностика (кеше организмына бәйләнми торган матдәләр яки аларның комбинацияләреннән тыш), авыруны дәвалау, тернәкләндерү, йөклелекне саклау, булдырмау яки өзү өчен һәм каннан, кан плазмаларыннан, кеше яки хайван, үсемлек организмыннан, тукымаларыннан, синтез методлары белән яки биологик технологияләрне кулланып алынган дару чаралары – матдәләре яки аларның комбинацияләре кертелгән. Даруларга фармацевтика субстанцияләре һәм дару препаратлары керә.
2021 елда әлеге ярдәм чарасына бюджетта 540 млн.сум каралган. 2022 һәм 2023 елларга – 2,47 млрд һәм 4,32 млрд.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы боерыгы белән әлеге сылтама буенча Россия Сәнәгать министрлыгы сайтына күчеп, «Документлар» бүлегендә танышырга мөмкин.