Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышын уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Утырыш 2022-2024 елларга республиканың социаль- кътисадый үсешен фаразлауның төп параметрларына, 2022-2024 елларга ТР берләштерелгән бюджетын һәм 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетын фаразлауга багышланды.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республиканың социаль-икътисадый үсеше фаразы Россия икътисады үсешенең сценар шартларының база варианты нигезендә формалаштырылган. Россия һәм дөнья икътисадында күзәтелә торган тенденцияләрне, шулай ук икътисадый үсеш потенциалына йогынты ясый торган факторларны исәпкә алып, икътисад һәм социаль өлкә тармаклары үсешенең параметрларын исәпләп чыгару үткәрелгән.
«Республика һәм тулаем ил үсеше фаразы төп социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча гомуми уңай динамика белән характерлана. Шулай итеп, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулаем төбәк продукты үсеше 103,8% дәрәҗәсендә бәяләнә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2022 елда тулаем төбәк продуктының үсеш темпы 103,6% дәрәҗәсендә фаразлана. Шуның 35%ы – сәнәгать җитештерүе күләмнәрен, 19%ы – авыл хуҗалыгы, 17%ы – сәүдә, 6% ы төзелеш күләмен арттыру белән тәэмин ителәчәк.
Сәнәгатьтә, агымдагы һәм киләсе елларда куәтләрне гамәлгә кертүне исәпкә алып, база тармаклары предприятиеләре тарафыннан продукцияләрнең яңа төрләрен җитештерүне арттыру планлаштырыла.
Фараз буенча, 2022 елда сәнәгать җитештерүе индексы үсеше 3,4% тәшкил итәчәк, аның 70%тан артыгы нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре белән тәэмин ителәчәк.
ТР финанс министры Радик Гайзатуллин үз чиратында билгеләп үткәнчә, 2022 елга һәм 2023 – 2024 еллар план чорына бюджет 8 ай эчендә бюджетны үтәү, көтелгән ел нәтиҗәләре, законнардагы үзгәрешләр нигезендә эшләнгән. Шулай итеп, 2022 елга берләштерелгән бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 294,1 млрд.сум күләмендә фаразланыла, 2023 елга – 303,6 млрд. сум, 2024 елга – 315 млрд. сум. 2022 елга берләштерелгән бюджетның чыгым өлеше – 304,9 млрд. сум, 2023 елга – 316,2 млрд. сум, 2024 елга 328,9 млрд. сум күләмендә фаразлана. 2022 елда берләштерелгән бюджет дефициты 10,8 млрд. сум тәшкил итәчәк, 2023 елда – 12,6 млрд. сум һәм 2024 елда – 13,9 млрд. сум.
ТР Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетының фараз күрсәткечләре турында ведомство башлыгы Алсу Мифтахова сөйләде. 2022 елга керемнәр – 61,4 млрд. сум, 2023 елга – 64,5 млрд. сум, 2024 елга 64,6 млрд. сум күләмендә фаразлана. Фонд чыгымнары керемнәр дәрәҗәсендә планлаштырылган.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда республикада икътисадый активлык үсешенә ирешеләчәк. Сәнәгать җитештерүендә, сәүдәдә һәм төзелештә уңай динамика күзәтелә. «Тик бу тынычланыр өчен сәбәп түгел. Ел ахырына кадәр әле вакыт җитәрлек. Төп максат – агымдагы уңай тенденцияләрне ныгыту. Киләсе елга без салган параметрлар бездән бик җентекле эш таләп итә. Тулаем төбәк продуктының үсешен – 103,6%ка кадәр, сәнәгать җитештерүе индексын – 103,4% ка, төп капиталга инвестицияләрне 104,7%ка кадәр тәэмин итәргә кирәк. Бу күрсәткечләр бик җитди», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, агымдагы елда корылык аркасында АСК хезмәткәрләре зур авырлыкларга тап булган: «2010 ел кабатланды. Әлбәттә, кимү күпкә азрак, әмма сизелерлек. Иң мөһиме – авыл халкының, безнең халыкның икътисады. Алар үз керемнәрен ала алмады. Шуңа күрә авылда хәл гади түгел".
Киләсе елга бюджет бик киеренке булачак, дип ассызыклады Татарстан Президенты. Ул катгый финанс дисциплинасын тәэмин итәргә һәм булган резервларны нәтиҗәле кулланырга кушты. Беренче чиратта, бу – салымнар буенча бурычларны киметү, аның күләме 8,9 млрд. сум тәшкил итә. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов эшкуарлыкны үстерүгә актив ярдәм итәргә өндәде.