Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Ростех» ДК хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча комиссиядә катнашты

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча комиссиянең беренче утырышы узды.

Утырышта «Ростех» ДК генераль директоры Сергей Чемезов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International