Альберт Кәримов: «Татарстан яңа проектларга һәрвакыт ачык, һәм без партнерларыбызга аларны гамәлгә ашыруда ярдәм итәргә әзер»

2021 елның 9 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Marubeni Корпорэйшн» компаниясенең БДБ буенча баш региональ операция директоры Наотако Минезаки һәм аның ярдәмчесе Екатерина Тюрленева белән очрашты.

Эшлекле очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм «Marubeni Корпорэйшн» япон компаниясе арасында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. 

Гадәттәгечә, Татарстан Республикасы белән Япония хезмәттәшлегенең төп юнәлешләре арасында медицина, нефть һәм газ чыгару һәм эшкәртү өлкәләре, төзелеш тармагы бар. 

Республика территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция проектлары арасында «Иида Сангё» компаниясен дә билгеләп үтәргә мөмкин, ул «Литтл Токио» коттедж бистәсендә йортлар төзү проектының II чиратын гамәлгә ашыра.

Очрашу ахырында яклар ике яклы хезмәттәшлекне дәвам иттерү һәм тирәнәйтү турында килеште. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International