Ансат вертолеты 270 кг кадәр йөк күтәрүчән чыгыр белән җиһазландырылган

2021 елның 2 апреле, җомга

«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы Росавиациядән вертолетка борт угы урнаштыруга хуплау алган. Яңа опция машинаның функционалын шактый киңәйтә, ул 272 кг кадәр авырлыкта кешеләрне һәм йөкләрне куркынычсыз рәвештә бортка күтәрергә һәм аларны төшерергә мөмкинлек бирә.

Борт угы эзләү-коткару эшләрендә Ансат вертолетынан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыра һәм  эленеп тору режимында төяү-бушату эшләрен башкарырга мөмкинлек бирә.

Борт угы бортка тоташтыру җайланмалары ярдәмендә җиңел урнаштырыла һәм сүтеп алына. Борт угын кулланганда техникага хезмәт күрсәтү өчен капот астына керү мөмкинлеге саклана.

Моннан тыш, КВЗда йөк кабинасында йөкне швартлау системасына сынаулар төгәлләнгән, ул очкычтан файдаланучыларга Ансат вертолеты ярдәмендә йөк ташу мөмкинлеген бирәчәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ансат фюзеляжы очыш авырлыгы 4 тоннага кадәр булган вертолетлар арасында иң күп йөк сыйдыра торган кабинага ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International