ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия сәүдә вәкиле белән Ирандагы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре буенча фикер алышты

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы сәүдә вәкиле Рөстәм Җиһаншин белән видеоконференция режимында очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре дә катнашты.

Видеоконференция барышында яклар Россиянең Ирандагы Сәүдә вәкиллеге ярдәмендә ике яклы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы һәм алга таба үсеш перспективалары, Татарстан продукциясен Иран базарына чыгару мөмкинлеге турында фикер алышты.

Шулай ук очрашу барышында Татарстанның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре үз компанияләре турында сөйләде һәм җитештерелә торган продукцияне тәкъдир итте. Рөстәм Җиһаншин һәр экспортерның сорауларына җентекләп җавап бирде һәм Россиянең Ирандагы Сәүдә вәкиллегенең эшлекле элемтәләр урнаштыруда ярдәм итәргә әзер булуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International