Казанда эшче яшьләр слеты ачылды

2021 елның 19 феврале, җомга

Бүген Казанда эшче яшьләр слеты ачылды. Зур күләмле чара «Идел» яшьләр үзәгендә семинар-тренинг рәвешендә уза. Слет Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Наше время – Безнең заман» IX эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален үткәрүгә әзерлек кысаларында оештырылган. 

Семинар-тренингка фестивальдәге потенциаль катнашучылар, моңа кадәр «Наше время – Безнең заман» фестивалендә катнашмаган предприятие, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре чакырылган.

Эшче яшьләр слеты 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бүген катнашучылар өчен «Наше время – Безнең заман» фестивален оештыручылар, жюри әгъзалары, педагоглар һәм призлы урын ияләре белән танышу көне оештырылды. Иртәгәдән сәхнә осталарының мастер-класслары башланачак.

«Наше время – Безнең заман» фестиваленең максаты – эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру, эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу. Ул социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый.

Татарстан учреждениеләре һәм предприятиеләре нинди милек формасында булуына бәйсез рәвештә катнаша һәм команда яки аерым башкаручы юллый ала, алар «Музыкаль юнәлеш», «Бию юнәлеше», «Дан минуты», «Предприятие визитка-презентациясе» номинацияләрендә үз номерларын күрсәтәчәк.

Фестивальдә җиңүчеләр һәм лауреатлар кубоклар, дипломнар, истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Фестивальнең Гран-при иясе диплом, Татарстан Республикасы Президентының Күчмә кубогы һәм акчалата премия белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International