Альберт Кәримов Түбән Кама районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты

2021 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Түбән Кама муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.  Киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага булган эш сәфәре кысаларында оештырды.

Президент билгеләп үткәнчә, Түбән Кама районы – Татарстанның алдынгы муниципалитетларының берсе: эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла, бизнес өчен инфраструктура үсә, максатчан программалар буенча күп эш башкарыла. Шул ук вакытта ул агросәнәгать комплексын үстерү, демографик вәзгыятьне ныгыту, шулай ук медицина учреждениеләрендә кадрлар мәсьәләсен хәл итү кирәклегенә дә игътибар итте. 

«Системалы карарлар таләп итә торган мәсьәләләр бар. Бу территориядә нинди проблемалар булуын һәм аларны хәл итү өчен резервларны карарга кирәк», – дип ассызыклады ТР Президенты. 

Аннары республика министрлыклары вәкилләре Түбән Кама районы буенча икътисад, авыл хуҗалыгы, төзелеш, юл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, экология һәм хезмәт базары өлкәсендәге агымдагы вәзгыять турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International