Инде иртәгә Татарстанда эре ТатАгроЭкспо-2021 агротехнология күргәзмәсе ачылачак

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

10 февральдә 8.00 сәгатьтә быел Татарстанда беренче эре ТатАгроЭкспо агротехнология күргәзмәсе ачылачак.

Ике күргәзмә павильонында Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән һәм 50 шәһәреннән 200 артык предприятие һәм алдынгы чит ил компанияләре вәкиллекләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, орлыклар, эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау өчен җиһазлар, яңа фәнни эшләнмәләр, Татарстан фермерлары продукциясе һәм башкалар.

Быел күргәзмә экспозициясе яңа концепциядә – «Хронологик чылбыр» буларак биреләчәк, аның кысаларында агросәнәгать комплексының барлык төп тармаклары (үсемлекчелек, терлекчелек, авыл хуҗалыгы техникасы) технологик эзлеклектә тәкъдим ителәчәк.

ТатАгроЭкспо-2021 кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак һәм киң эшлекле программа каралган, анда шулай ук онлайн форматта да катнашырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы тармаклары буенча тематик түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча мастер-класслар уздыру планлаштырыла. 

Экспозиция һәм эшлекле программа үз эшен 10-12 февральдә дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International