Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм МедиаТЭК-2020 конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланган Бөтенроссия чарасын оештыру буенча киңәшмә узды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары Антон Инюцын рәислегендә ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм МедиаТЭК 2020 конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланган Бөтенроссия чарасын оештыру буенча Россия төбәкләре белән киңәшмә узды.

Татарстан Республикасында Бөтенроссия чарасына әзерлек барышы турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов хәбәр итте.

Бөтенроссия чарасы 2020 елның 23 декабрендә, Россиянең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеге буенча 2020 елга йомгак ясауга һәм энергетика тармагы эшен яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләүгә багышланачак. Чараның онлайн трансляциясе «Россия сегодня» МА мәгълүмат агентлыгы сайтында үткәреләчәк.

Программада шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының VI Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне, «МедиаТЭК» төбәк администрацияләре һәм ТЭК компанияләре матбугат хезмәтләрен һәм Россиянең ягулык-энергетика комплексы эшчәнлеген яктыртуда катнашучы журналистларны бүләкләү булачак.

Матбугат конференциясендә катнашучыларга сорауларны электрон формадан файдаланып җибәрергә мөмкин, ул http://pressmia.ru/pressclub сайтында Бөтенроссия чарасы битендә 15 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International