POZISның яңа җиһазлары җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирәчәк

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе – «Техмаш» ФҖК» АҖ идарәче оешмасы контурына керә) суыту приборлары өчен эчке шкафлар җитештерү буенча вакуум формовкасының яңа автомат линиясен монтажлауга керешкән. Яңа җиһазлар югары технологияле продукция җитештерү күләмен арттырырга һәм чыгымнарны 15% киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа линия автомат рәвештә эшли торган линия станцияләре системасыннан тора. Өстенлеге – лазер белән кисүнең инновацияле җайланмасын куллану, шуның нәтиҗәсендә автомат линиянең мөмкинлекләр диапазоны арта. Моннан тыш, линияне эшләтеп җибәрү яңа модельләр, шул исәптән «акыллы» көнкүреш техникасы җитештерү вакытында предприятиенең мөмкинлекләрен шактый киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. «Акыллы» суыткычның перспектив моделе компания белгечләре тарафыннан сыналган инде. Яңа үрнәктәге тест үтү соңгы стадиягә чыккан.

«Яңа куәтләрне гамәлгә кертү һәм суыткыч һәм медицина техникасының модельләрен яңарту нәтиҗәсендә без югары технологияле һәм экспорт юнәлешле гражданнар продукциясе җитештерүне арттырырга һәм 2025 елга елына 600 мең суыткыч приборы чыгарып, җитештерү егәрлекләре үсешен 40% җиткерергә планлаштырабыз. Завод 60 елдан артык югары сыйфатлы суыткыч техникасы җитештерә. Инде бүген үк җитештерүнең гомуми күләмендә диверсификация өлеше 50% ка якынлаша», - дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.

POZIS көнкүреш суыткыч техникасын һәм медицина суыткыч җиһазларын җитештерүне үстерү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру кысаларында заманча югары технологияле комплексларны актив кулланышка кертә, аның бәясе якынча 2 млрд.сум тәшкил итә.  Әлеге проект Сәнәгатьне үстерү фонды һәм Ростех дәүләт корпорациясенең терәк банкы – Новикомбанк белән хезмәттәшлектә тормышка ашырыла. 2018 елда ФРП 750 млн. сум күләмендә ташламалы займ биргән,  Новикомбанк инвестиция кредиты биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International