«Россиядә эшләнгән» форумы – өченче унъеллык икътисады

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

9 декабрьдә Мәскәүдә «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумы узачак. Форумны «Россия экспорт үзәге» АҖ оештыра.  2020 елда форумның төп темасы: «Яңа унъеллык чакырулары».

Форум 2012 елдан бирле үткәрелә һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында экспорттагы көн тәртибе мәсьәләләре буенча фикер алышуда төп мәйданчык статусына ия булды.

Быел форум онлайн режимда узачак. Төп спикерлар реаль вакыт режимында ВКС буенча, шул исәптән Стратегик инициативалар агентлыгының, Россиянең төрле төбәкләреннән һәм ТЭҮ чит ил вәкиллекләренең «Кайнау нокталарыннан» тоташтырылачак.

Форумның эш программасына 6 тематик түгәрәк өстәл, пленар сессия һәм Халыкара кооперация һәм экспорт өлкәсендә «Ел экспортеры» бөтенроссия премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы кертелгән.

Форум кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук Россия һәм халыкара экспертлары белән экспортерларның актуаль проблемалары буенча фикер алышу булачак. Форумда катнашучыларга экспорт эшчәнлеген үстерү өчен яңа бизнес-чишелешләр, шулай ук «Бер тәрәзә» мәгълүмат системасы тәкъдим ителәчәк. Форум мәйданчыгында экспорт эшчәнлеген оештыру һәм чит илләрдә потенциаль сатып алучыларны эзләү буенча мастер-класслар оештырылачак. 

Форумда Россия һәм чит ил компанияләре җитәкчеләре, федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, Россия банклары, экспортка ярдәм итүнең төбәк үзәкләре, профильле ассоциацияләр һәм берләшмәләр, эшлекле ММЧ һәм әйдәп баручы экспертлар катнашачак.

Утырышларның турыдан-туры трансляциясен Форумның рәсми сайтында карарга була: forum.exportcenter.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International