Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VIII Илкүләм чемпионаты – 2020 финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Рөстәм Миңнеханов WorldSkills Russia–2020 илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны ышанычлы җиңүләре белән котлады.
Исегезгә төшерәбез, быел ярышлар дистанцияле-турыдан-туры яңа форматта оештырылды. Мондый алым WorldSkills дөнья практикасында беренче тапкыр Россия инициативасы буенча кертегән. Бу хәл чемпионатны безнең илдә генә түгел, дөньяда да иң масштаблысы итәргә мөмкинлек биргән.
Чемпионатның төп нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтелде – анда Россиянең 80 төбәгеннән 3 меңгә якын кеше катнашкан.
Татарстан Республикасы WorldSkills-2020 илкүләм чемпионаты финалы йомгаклары буенча төбәкләр арасында 1 урынны алды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу җиңү – күп көч таләп ителә торган эш һәм күпсанлы күнегүләр нәтиҗәсе. Ул экспертларга, тренерларга һәм педагогларга, шулай ук белем бирү йортлары җитәкчеләренә хезмәтләре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татарстан Президенты шулай ук барысын да Россиянең һөнәри-техник белем бирү системасын оештыруга 80 ел тулуы белән дә котлады.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, WorldSkills хәрәкәте, дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру һөнәри белем бирү системасын үстерүгә һәм кадрлар потенциалын ныгытуга куәтле этәргеч биргән.
Бүген Татарстанда яңа җиһазлар белән җиһазландырылган 41 ресурс үзәге булдырылган, шул исәптән WorldSkills мирасы кысаларында да. Ресурс үзәкләре эшче кадрларны гына түгел, ә һөнәри белем бирүнең үсеш нокталарына да әверелгән. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңа компетенцияләр яшьләргә хәзерге хезмәт базарында конкурентлыкка сәләтле һәм кирәкле булу мөмкинлеген бирә.
Бүләкләр тапшырылды. Шулай итеп, Будапешт шәһәрендә (Венгрия) EuroSkills-2018 һөнәри осталык Европа чемпионаты нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә һәм экспертларга Россия Федерациясе Президентының Мактау грамоталары һәм Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды. WorldSkills хәрәкәте экспертлары, оешмалар хезмәткәрләре «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионат хәрәкәтен үстерү буенча күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен алды.
«Флористика» компетенциясендә илкүләм чемпионатта җиңүчеләр тарафыннан бүген бүләкләнүчеләрнең барысына да букетлар ясалды.
Чара ахырында уртак фотога төшү булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте