2020 елның 13-14 август көннәрендә Казан шәһәрендә «Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы» халыкара компетенцияләр үзәге» ДАҺБУ базасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» россиякүләм һөнәри осталык конкурсының «Иң яхшы веб-мультимедиа кушымталарын эшләүче» номинациясендә республика этабы узды.
Конкурс үткәрүнең максаты – хезмәткәрләрнең югары квалификацияле хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, аларның казанышларын һәм алдынгы тәҗрибәсен пропагандалау. Конкурс онлайн-платформада ярышларны дистанцион форматта уздырудан гыйбарәт, ул конкурста катнашучыларның теоретик белемнәрен һәм практик биремнәрне үтәүләрен тикшерү өчен конкурс биремнәрен үтәүне күздә тота.
Конкурста җиңүче «Һөнәре буенча иң яхшысы» россиякүләм һөнәри осталык конкурсының федераль этабында «Иң яхшы веб-мультимедиа кушымталарын эшләүче» номинациясендә катнаша. «Һөнәре буенча иң яхшысы» россиякүләм һөнәри осталык конкурсының приз фонды: 300 мең сум – беренче урыннарны алучыларга, 200 мең сум – икенче урыннарны алучыларга һәм 100 мең сум – өченче урыннарны алучыларга.
Конкурс турында мәгълүмат әлеге сылтама буенча урнаштырылган: https://digital.tatarstan.ru/respublikanskiy-etap-vserossiyskom-konkurse.htm.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә компанияләренең IT-белгечләрен әлеге конкурста катнашырга чакырабыз.