Казанның ун заводында «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» дигән истәлек такталары барлыкка киләчәк

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Казанда «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» проекты башланып китте, ул татарстанлыларның хезмәт батырлыгын олылау, һәр предприятиенең Бөек Җиңү эшенә керткән өлешен билгеләп үтү өчен кирәк. Проектның инициаторы – Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы.

Казанның 10 сәнәгать предприятиесе биналарына керү юлында истәлек такталары урнаштырылачак. Һәр тактада сугыш вакытында предприятие эше турында кыскача мәгълүмат булачак.

«Бөек Ватан сугышы елларында безнең заводларда фронт өчен стратегик мөһим продукция җитештерелгән. Бүген безгә Казан сәнәгать предприятиеләренең уртак җиңүгә керткән өлеше турында истәлекне мәңгеләштерү мөһим», – дип сөйләде ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 2 июлендә Россиянең «Җиңү» оештыру комитеты утырышы нәтиҗәләре буенча, Россия Президенты Владимир Путин указы белән Татарстан башкаласы илнең башка 18 шәһәре арасында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«Хезмәт батырлыгы предприятиесе» истәлек такталарын Казан оптика-механика, Казан электротехника, Казан дәүләт казна дары һәм Казан вертолет заводларында, шулай ук «Элекон», «Вакууммаш», «Туполев» филиалы – С.П.Горбунов исемендәге авиация заводында, Дәүләт химия сәнәгате фәнни-тикшеренү институтында, Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе һәм Казан ГИПРОНИИАВИАПРОМ предприятиесендә урнаштыру ниятләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International