Сәүдә хезмәткәрләре көне белән котлау

2020 елның 25 июле, шимбә

Хөрмәтле Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Сәүдә хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бүгенге тормышта сәүдә икътисадның мөһим тармакларының берсе, җәмгыятьнең икътисадый байлыгы, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора. 

Бүген Татарстанның кулланучылар базары өлкәсендә төрле форматтагы 17 меңнән артык ваклап сату предприятиесе эшли. Республика ваклап сату әйләнеше күләме буенча лидер-төбәкләр арасына керә.

Сәүдә булдырылган эш урыннары саны буенча алдынгыларның берсе булып тора. Республика икътисадында хезмәт куючыларның 15,9%ы сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр өлешенә туры килә.

Хәзерге заман кешесенең тормышын сәүдә предприятиеләреннән башка күз алдына китереп тә булмый. Сез башкарган эшчәнлек – көндәлек. Кешеләрнең кәефе һәм яшәеш шартлары, көнкүреше күп очракта Сезнең һөнәри осталыкка, Сез күрсәтә торган хезмәтләр сыйфатына, Сез биргән күңел җылысына һәм Сез күрсәткән сабырлыкка бәйле.

Сәүдә хезмәткәренең эше беренче карашка гына җиңел булып тоелырга мөмкин. Монда белем һәм компетентлы булу таләп ителә, җаваплы һәм фидакарь булу зарур, инициатива күрсәтергә, хәтта иҗат кешесе дә булырга кирәк. Ә иң мөһиме, кешеләр белән эшли белү: сабыр, мәрхәмәтле, игътибарлы һәм ягымлы булу шарт.

Сезнең һөнәрегез һәрвакыт кирәкле булсын һәм яхшы түләнсен, эшегез канәгатьлек хисе һәм муллык алып килсен, йортыгызда тынычлык һәм иминлек булсын, ә тормышыгыз мәхәббәт һәм бәхет белән тулсын. Җәмгыять файдасына һәм гаиләгез хакына уңышлы хезмәт телим Сезгә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International