Шәһәр халкын һәм кала кунакларын «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәменә чакырабыз

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

2020 елның 25 нче июлендә, 15.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «Мин күкне сайлыйм!» дигән Россия һава флоты көненә багышланган тантаналы чара булачак. Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Казан ярминкәсе» ААҖ оештыра.

Бәйрәм ел саен берничә дистә мең кешене җыя, алар арасында профессионаллар да, кече һәм зур авиация белгечләре дә, авиация тармагы ветераннары да, авиация белгечлеге буенча студентлар, мәктәп укучылары, Казанда яшәүчеләр һәм килгән кунаклар, күк йөзенә карата битараф булмаганнарның барысы да бар. «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәменең операторы – «Казан ярминкәсе» ААҖ.               

Чара халык арасында авиацияне популярлаштыруга, яшьләрне авиация тармагына җәлеп итүгә, инженер-техник белгечлекләрнең абруен күтәрүгә, тармак белгечләре өчен һөнәри бәйрәм чарасын үткәрүгә юнәлдерелгән.

Чара программасында 30га якын һава судносы, шул исәптән Россия Федерациясе Оборона министрлыгы, гражданнар һәм эксперименталь авиация, Татарстан Республикасы ДОСААФ үзәк аэроклубы, «Казан вертолет заводы» ГАҖ һәм атаклы ике пилотаж төркеме – «Русь» һәм «Стрижи» катнаша.

Бәйрәм кысаларында балаларның модель түгәрәкләре эше, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, төрле мастер-класслар, концерт программасы, Татарстан Республикасы авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, балалар өчен күңел ачу программасы, һөнәри юнәлеш бирү аллеясы эше оештырылачак, анда Татарстан Республикасы авиация сәнәгатенең әйдәп баручы предприятиеләре үз казанышларын күрсәтәчәк һәм яшьләрне үз сафларына өндәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International