«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ел саен уздырыла торган VIII ачык республика телевизион фестивале башлана

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының ел саен уздырыла торган VIII ачык республика телевизион фестивале башлана, дип игълан ителде.

Эшләүче яшьләр иҗатының «Наше время – Безнең заман» республика фестивале 2013 елдан бирле ТР Президенты ярдәмендә уздырыла. Фестиваль социаль-әһәмиятле дәүләт проекты булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестивальнең миссиясе яңа кадрлар буынын формалаштырудан, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштырудан һәм республика предприятиеләре һәм оешмаларында эшләүче яшь кешеләрнең иҗади потенциалын ачудан гыйбарәт.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 30 нчы декабрендәге 3611-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә Фестивальнең сайлап алу этаплары 2020 елның октябреннән ноябренә кадәр узачак һәм Әлмәт, Түбән Кама, Зеленодольск һәм Казан шәһәрләрендә дүрт зона сайлап алу этабын, Казанда суперфинал һәм гала-концерт өлешләрен үз эченә алачак.

Сезнең оешманы Фестивальдә катнашырга һәм команданы (филиаллар командасының филиал челтәре булган очракта) яки башкаручыларны (катнашучыларның яше – 18дән 35кә кадәр) тәкъдим итәргә чакырабыз.

Фестивальнең яңартылган нигезләмәсе һәм барлык кирәкле мәгълүмат түбәндәрәк, шулай ук Фестиваль сайтында урнаштырылган – www.bzzm.ru.  

Катнашу өчен 2020 елның 25 нче сентябренә кадәр Фестиваль нигезләмәсе нигезендә гариза бирергә кирәк.

Фестивальдә катнашу өчен оештыру кертеме алынмый. Фестивальдә катнашучыларны чара үткәрү урыннарына кадәр илтү чыгымнарын командировкага җибәрүче як түли.

  1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында эшләүче яшьләрнең ел саен уздырыла торган «Наше время – Безнең заман» ачык республика телевизион фестивален үткәрү турында» 2016 елның 9 нчы июнендәге 386 номерлы карары белән расланган Фестиваль нигезләмәсе (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.06.2018 №485, 24.08.2018 №697, 19.04.2019 №309, 15.05.2019 №394, 20.12.2019 №1177 һәм 6.03.2020 №179 карарлары белән кертелгән үзгәрешләре белән) (күчереп алырга);
  2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2009 елның 30 нчы декабрендәге 3611-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган Фестивальне үткәрү вакытлары (күчереп алырга).
  3. «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗатының VIII ачык республика телевизион фестивален уздыру планы-графигы  (күчереп алырга).
  4. Фестивальнең жюри составы  (күчереп алырга).
  5. Фестиваль регламенты  (күчереп алырга).
  6. Фестивальнең эш төркеме составы (күчереп алырга).
  7. Анкета-гариза (күчереп алырга).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International