Автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә Татарстан -Төркия хезмәттәшлеге

2013 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
2013 елның 29 гыйнварында Чаллы шәһәрендә автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча Татарстан-Төркия эшлекле форумы башланды. Форум ике республика президентының 2012 елның октябрендә Төркиядә очрашуы вакытында ирешелгән килешү кысаларында үткәрелә. Татарстан-Төркия эшлекле форумын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Төркия Республикасының Икътисад министрлыгы Экспорт идарәсе генераль директоры урынбасары Явуз Озатку, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры урынбасары Ирек Гомәров, «Джошкуноз Метал Форм» генераль директоры, Автомобиль сәнәгатен экспортка чыгаручылар ассоциациясенең идарә әгъзасы (OİB), Төркиянең экспортка чыгаручылар берлегенең Россия юнәлеше координаторы Шөкри Тетик, Чаллы шәһәре мэры Васил Шәйхразиев, Төрек Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль Консулы Сабри Тунч Ангылы чыгыш ясады.
Форум автомобиль төзелеше өлкәсендә Татарстан һәм Төркия хезмәттәшлеген тагын үстерүгә юнәлдерелгән. Аның төп максаты – Төркиянең автомобиль сәнәгате тармагы белгечләрен Татарстан Республикасының автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендәге потенциалы белән таныштыру, ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек итү алымнарын эзләү, автокомпонентлар җитештерүче уртак предприятиеләр ачу һәм яңа полимерлар җитештерүне, автомобиль сәнәгате өчен кирәкле башка яңа материаллар эшләп чыгаруны үзләштерү.
“КАМАЗ” ААҖ базасында оештырылган форумда 80 төрек компаниясе, Татарстан Республикасы ягыннан 40 урта һәм кече бизнес предприятиеләре катнаша.
Форумда катнашучылар “КАМАЗ” ААҖ күргәзмәсендә булачак, Татарстан һәм Төркиянең эшлекле даирәләре очрашуында катнашачак, “Алабуга” махсус икътисадый зонасы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышачак.
Мәгълүмат өчен:
2012 елның 9 ае йомгаклары буенча Татарстан һәм Төркия арасында тышкы сәүдә әйләнеше 697,7 млн. АКШ доллары, шул исәптән экспорт – 550,6 млн. АКШ доллары, импорт – 147,1 млн. АКШ доллары тәшкил итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International